news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илдар Халиков рейтинг агентлыгы вәкилләре белән очраша

Очрашу Татарстан Хөкүмәте йортында була.

(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ», Арсений Маврин). Бүген көннең беренче яртысында Татарстан Хөкүмәте йортында республика Премьер-министры Илдар Халиков Аналитик кредит рейтинг агентлыгы – АКРА вәкилләре белән очраша. Бу хакта ТР Хөкүмәте порталында мәгълүмат бар.

АКРА – Россиянең моннан нәкъ 1 ел элек оешкан рейтинг агентлыгы Россия компанияләре (финанс институтлар, корпоратив сектор оешмалары, хакимиятнең төбәк һәм муниципаль органнары, структур финанслау продуктлары) өчен альтернатив рейтинглар чыганагы буларак гамәлдә.

Агентлык акционерлары исәбендә 27 институт бар – алар Россиянең эре компанияләре һәм финанс оешмалары.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot