Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Илдар Халиков республика студентлары белән очраша
Бу чарада республика Хөкүмәте җитәкчесе студентлар белән аралашачак
(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). 2011 елның 15 декабрендә сәгать 11дә Казан (Идел буе) федераль университетының төп бинасында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков ТР студентлар идарәсе лидерлары белән очраша.
Очрашу кысаларында Татарстан Республикасы Хөкүмәте ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Ректорлар советы рәисе Илшат Гафуров һәм Татарстан Республикасы Студентлар лигасы президенты Тимур Сөләйманов үзара элемтә турында өч яклы килешүгә кул куячак. Килешү Татарстан Республикасы вузлары студентларының закон хокукларын яклау, социаль гарантияләрен һәм ташламаларын саклаудан гыйбарәт.
Очрашуда республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр иҗтимагый палатасы рәисе Евгений Ефимов, Татарстан Республикасы вузлар Ректорлар советы каршындагы тәрбия эшләре буенча Координацион совет рәисе, аппарат җитәкчесе – “Казан 2013” Башкаручы дирекция” коммерцияле булмаган автоном оешма генераль директоры киңәшчесе Лариса Сулима, Татарстан Республикасы ссузлар директорлары советы рәисе Валерий Сохабеев кебек дәрәҗәле кунаклар катнаша.
Бу көнне Тимур Сөләйманов Студентлар лигасы проектларын һәм шул көнне имзаланган килешүне гамәлгә ашыру кысаларында республика студентлары инициативаларын һәи мәнфәгатьләрен кайгырту юлларын тәкъдим итәчәк.
Бу чарада студентлар ТР Премьер-министрына, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләренә сораулар бирә ала, дип хәбәр итә ТР Студентлар лигасы рәсми сайты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз