news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илдар Халиков Рамзан Кадыйровның Чечня башлыгы вазифаларына керешүе белән котларга китте

Татарстан Премьер-министры Грозныйдагы инаугурациядә республикадан вәкил буларак катнаша.

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ», Арсений Маврин). Рамзан Кадыйров бүген Чечен Республикасы башлыгы вазифаларына рәсми рәвештә керешә. Инаугурация Грозныйда Дәүләт концерт залында була.

Искәртеп үтәбез: 2016 елның 18 сентябрендә, бердәм сайлау көнендә, Кадыйров күпчелек тавыш белән Чечня башлыгы итеп янә сайланды: аның өчен сайлаучыларның 98 проценты тавыш бирде.

ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Рамзан Кадыйровны вазифаларына рәсми рәвештә керешүе белән Татарстан исеменнән котлар өчен, республика Премьер-министры Илдар Халиков Грозныйга китте.

Татарстан Президенты Латвиядә эш сәфәрендә булганга, инаугурациядә катнаша алмый. Бүген иртән Рөстәм Миңнеханов Рамзан Кадыйровны туган көне белән Instagram’ аша котлаган иде. Рамзан Кадыйровка бүген 40 яшь тулды.

news_right_1
news_right_2
news_bot