news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илдар Халиков профсоюзлар хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

ТР Хөкүмәте җитәкчесе фикеренчә, соңгы елларда республикада профсоюзларның үзара эшчәнлеге буенча нәтиҗәле система эшләнгән

  (Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). ТР Премьер-министры Илдар Халиков профсоюзлар хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

“Хөрмәтле татарстанлылар, төрле белгечлек хезмәткәрләре, профсоюзлар активистлары! Сезне чын күңелемнән бәйрәм белән – Татарстан Республикасының Профсоюзлар көне белән котлыйм!

Безнең республиканың профсоюзлары – илнең зур иҗтимагый оешмасы, аның составына икътисад, фән, мәгариф, мәдәниятнең барлык тармакларының, меңләгән предприятие һәм оешмаларның йөз меңләгән хезмәткәрләре керә.

Профсоюзларның оешу һәм үсеш тәҗрибәсе күрсәткәнчә, хезмәткәрләрнең бу формада оешуы вакыт куйган таләпләргә нәтиҗәле җавап бирергә мөмкинлек бирә һәм, килеп туган сәяси һәм социаль-икътисади проблемаларга карамастан, эшчеләрнең мәнфәгатьләрен һәм хокукларын яклау буенча бурычларын үтәргә сәләтле.

Соңгы елларда безнең республикада профсоюзлар, эшмәкәрлек һәм хакимиятнең үзара хезмәттәшлегенең нәтиҗәле системасы, социаль партнерлыкның конструктив механизмы эшләнгән, алар хезмәт коллективларына эшчеләрнең һәм аларның гаиләләренең мәнфәгатьләрен яклаучы нәтиҗәле коллектив килешүләр төзү мөмкинлеге бирә. Хәзерге вакытта профсоюзлар гражданнар җәмгыятенең нык нигезе, икътисадның инновацион үсеше нигезендә яшәү сыйфатын күтәрүне гарантияләүче, кешенең ирекле үсешен һәм лаеклы тормыш тәэмин итүче мәсьәләләрне хәл иткәндә дәүләтнең ышанычлы партнеры булып тора.

Профсоюз эшчәнлеге активистларына фидакарь хезмәтләре, Татарстан Республикасының социаль-икътисади казанышларына зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерәм.

Ихлас күңелдән барлык профсоюз әгъзаларына сәламәтлек, бәхет, муллык, шулай ук туган республикабыз һәм хезмәт кешесе өчен югары максатларга ирешүдә бердәмлек телим”, - диелгән ТР Хөкүмәт җитәкчесе котлавында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100