news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Илдар Халиков: “Предприятие милекчесе булганчы намуслы булырга кирәк”
Чаллы мэры Илдар Халиков “Беренче канал”ның “Судите сами” тапшыруында катнашты
Скопировать ссылку
(Чаллы, 24 сентябрь, “Татар-информ”, Евгений Сироткин). Бер ел элек экспертлар көзен эшсезләр саны арта дип куркыткан иде. Россиядә эшсезләр саны элеккечә арта. Эшен югалтучыларга дәүләт ничек ярдәм итә һәм эшсезлекне җиңү өчен нәрсә эшләргә кирәк, - бу хакта РФ Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министры Татьяна Голикова һәм башка экспертлар “Беренче канал”да бүген төнлә “Судите сами” тапшыруында сөйләделәр.
Тапшыруда Чаллы мэры Илдар Халиков һәм “КАМАЗ” ААҖнең генераль директорының персонал белән идарә итү һәм оештыру буенча урынбасары Кирилл Пузырьков катнашты. Автошәһәр мэры сүзләренчә, кешене эштән куу өчен предприятиенең милекчесе булганчы башта намуслы булырга кирәк.
Чаллыда эшсез гражданнарга һәм эшсез калу алдында торган кешеләргә ярдәм итү буенча чаралар кабул ителгән. Бүгенге көндә 22 меңнән артык кеше җәмәгать эшләренә урнаштырылган, шәһәр буенча барлыгы 45 меңнән артык кеше шундый эшләрдә мәшгуль. Мондый күрсәткечләр белән илнең бер генә шәһәре дә мактана алмый. Халыкны эштән куарга түгел, ә яңа эш урыннары булдырырга кирәк, дип саный Илдар Халиков.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2