news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илдар Халиков онкологлар корылтаенда: “Республикада медицина темасына багышланган чараларда шундый олы залларның шыгрым тулуы сирәк күзәтелә”

Казанда БДБ һәм Ауразия илләре онколог һәм радиологларының VIII корылтае ачылды

(Казан, 16 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казанның “Корстон” комплексында БДБ һәм Ауразия илләре онколог һәм радиологларының VIII корылтае ачылды. Аның пленар утырышында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, РФ сәламәтлек саклау министры урынбасары Татьяна Яковлева катнашты.

Иң элек,  рәсми затлар ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин озатуында күргәзмә экспозициясе белән танышты.

Корылтай кысаларында яман шешне диагностикалауда һәм шушы чиргә дучар булган авыруларны тернәкләндерүдә киңкырлы алымнарга игътибар биреләчәк. Фәнни юнәлешләр буенча 21 секция эшләячәк, аларда 21 дәүләт вәкиле 500 дән артык доклад белән чыгыш ясаячак. Корылтай үз эшен 18 нче сентябрьгә кадәр дәвам иттерәчәк.

Россия онкологлары ассоциациясе президенты, РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының баш онкологы, Россия Фәннәр академиясе академигы, Блохин исемендәге Россия онкология фәнни үзәге директоры Михаил Давыдов утырышны ачып җибәреп, корылтайның Татарстан Президенты һәм Хөкүмәте патронатлыгында оештырылганын билгеләп узды һәм югары оештырылганлык дәрәҗәсе өчен рәхмәтен җиткерде. Ул съезд эшендә 3 меңгә якын Россия һәм халыкара белгеч катнашуы турында хәбәр итте.

Республика Хөкүмәте башлыгы Илдар Халиков, шулай ук, корылтайның ТР Президенты химаясендә узуын шәрехләп, корылтай делегатларына Рөстәм Миңнехановның сәламләү сүзләрен ирештерде.

“Без Казанның шундый абруйлы чараны уздыру урыны буларак сайлануына бик шатбыз. Бу безнең белгечләргә, уку үзәкләре вәкилләренә, студентларга онкологияне дәвалауда алдынгы дөньякүләм тенденцияләр турында ишетү һәм аларны күрү мөмкинлеге бирә”, - дип белдерде Илдар Халиков.

Премьер-министр илдә онкология хезмәте үсешенә саллы өлеш керткән профессор Михаил Давыдовка тирән рәхмәт сүзләрен җиткерде

Хөкүмәт җитәкчесе корылтайга, аның кысаларында оештырылган күргәзмәгә зур кызыксыну күзәтелгәнен ассызыклап үтте. “Сәламәтлек саклау өлкәсе белән бәйле чараларда мондый игътибар һәм җанлылык – сирәк күренеш. Республикада медицина темасына багышланган чараларда шундый олы залларның шыгрым тулуы сирәк күзәтелә”, - дип билгеләп узды Илдар Халиков.

Премьер-министр делегатларга Казаннан уңай кичерешләр белән китүен һәм Татарстан башкаласына гел-гел килеп тору теләге белән яшәүләрен теләде. Корылтайда катнашучыларга уңышлар, нәтиҗәле эшчәнлек теләп, Илдар Халиков берничә дәүләт бүләген тапшырды: Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт сүзенә Россиянең баш онкологы Михаил Давыдов, профессор Евгений Сигал, профессор Владимир Потанин, профессор Илдар Әгълиуллин лаек булды.

Алга таба сүз РФ сәламәтлек саклау министры урынбасары Татьяна Яковлевага бирелде. Ул корылтайда катнашучыларны министр Вероника Скворцова исеменннән сәламләп, ил күләмендә онкологик авырулар белән бәйле вәзгыятькә күзәтү ясап, яман шештән вафат булуны киметүгә юнәлдерелгән чараларга тукталды.

 

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100