news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илдар Халиков: “Нурлатлылар – алар бердәм команда”

ТР Премьер-министры район активы белән очрашты һәм яңа объектларны ачты

  (Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Нурлат районында булды. Анда бер үк вакытта ике социаль әһәмиятле объект ачылды.

ТР Премьер-министры Киекле авылында “Умырзая” балалар бакчасы ачу тантанасында катнашты. Бу балалар бакчасына 50 бала йөриячәк. Бакчада музыка, спорт заллары, методика кабинеты, медицина, азык-төлек блогы бар.

Илдар Халиков үзенең чыгышында 2014 елда 56 балалар бакчасы ачылуын хәбәр итте. Ул төзүчеләргә рәхмәт сүзләре җиткереп, ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатын тапшырды.

Аннан соң Илдар Халиков Кариев урамындагы 5 катлы 12нче йортның ачылышында катнашты. Бу районда социаль ипотека программасы буенча төзелгән утыз алтынчы йорт.

Мәдәният йортында Илдар Халиков район активы белән очрашты. Анда район башлыгы Равил Кузюров территориянең социаль-икътисади үсеш күрсәткечләре белән таныштырды, бүгенге ике объектның ачылышы – бу уртак эш нәтиҗәсе, дип ассызыклады ул. Нефтьчеләр җитештерү программасын уңышлы башкаралар. Нурлат районы шәхси ярдәмче хуҗалыкларга булышлык күрсәтү буенча матур традицияне башлады. Татарстан Хөкүмәте ярдәмендә шикәр заводын реконструкцияләү эшләре бара. ТКХ өлкәсендә, юллар челтәрендә яңартыла. Быел 17,3 км юл төзелгән, 52 йорт яны территориясенә асфальт салынган.

Илдар Халиков районда социаль-мәдәният өлкәсендәге программаларның уңышлы башкарылуы күзәтелә, дип ассызыклады. Ул нурлатлыларга һәрвакыт һәм һәр өлкәдә беренче урында булуларын теләде.

Бу хакта “Дуслык” газетасына сылтама белән ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

(Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды).

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100