news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илдар Халиков: Муниципаль берәмлекләрнең үсеш рейтингында Зәй районы 15 урында

Татарстан Республикасы Премьер-министры Зәй муниципаль район Советының өченче чакырылыш 16 утырышында катнашкан.

(Казан, 22 февраль, “Татар-информ”). Кичә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков өченче чакырылыш  Зәй муниципаль район Советының 16 утырышында катнашты. Төп доклад белән Зәй муниципаль районы башлыгы Разыйф Кәримов чыгыш ясады, дип хәбәр итә Татарстан Президенты матбугат хезмәте.

“Зәй районы республика икътисадына игътибарга лаек өлеш кертә, - дип белдергән Илдар Халиков. - Муниципаль берәмлекләрнең үсеш рейтингында 2016 ел нәтиҗәләре буенча Зәй районы 15 урынны алып тора. 2015 ел нәтиҗәләре белән чагыштырганда, ул ике урынга күтәрелгән. Районда сәнәгый җитештерү индексы 2016 елга 100,7 процент тәшкил иткән. Башка база күрсәткечләре дә шактый яхшы”.

Зәй районы - Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры “ИнноКам” составындагы 6 районының берсе, дип искәрткән Татарстан Республикасы Премьер-министры. Шуңа күрә Илдар Халиков район һәм шәһәрнең икътисады үсеше өчен моның барлык өстенлекләрен файдалану әһәмиятле дип саный.

Татарстан Республикасы Премьер-министры Зәй районының социаль-икътисади үсешендәге уңай үзгәрешләрне аерып күрсәткән. Шул ук вакытта кайбер күрсәткечләрнең куәтен арттыру бурычын да билгеләп узган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100