Илдар Халиков медицина фәннәре докторы Федор Севрюк белән очрашты
ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин һ.б. катнашты
(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков медицина фәннәре докторы Федор Севрюк белән очрашты. ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин һ.б. катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Илдар Халиков һәм Федор Севрюков Идел буе федераль округында һәм Татарстан Республикасында сәламәтлек саклау өлкәсен үстерү һәм заманча технологияләр куллану һ.б. мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. ТР Хөкүмәте башлыгы билгеләп узганча, бүген республикада югары медицина үзәкләре бар, заманча хезмәтләр тәкъдим ителә, алар - Казанның 7 нче хастаханәсе, Республика клиник хастаханәсе һәм төбәкнең башка шәһәрләре клиникалары. Ул шулай ук республика авылларында фельдшерлык-акушерлык пунктлары төзелеше турында сөйләде.