news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илдар Халиков һәм Владимир Якунин шәһәр яны электричкаларына бәйле мәсьәләләр хакында фикер алыша

Транпорт куркынычсызлыгына кагылышлы мәсьәләләргә дә игътибар бирү күздә тотыла

(Казан, 2 март, “Татар-информ”). Бүген Илдар Халиков һәм Владимир Якунин транспорт куркынычсызлыгы һәм шәһәр яны тимер юл транспортында ТР халкына хезмәт күрсәтүгә бәйле мәсьәләләр хакында фикер алышачак, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте.
Бүген “Россия тимер юллары” ААҖндә транспорт куркынычсызлыгы һәм Идел буе федераль округы территориясендә халыкка транспорт хезмәте күрсәтүгә багышланган округ киңәшмәсе уза. Идел буе федераль округын РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Вәкаләтле вәкиле Григорий Рапота тәкъдим итәчәк. Татарстан ягыннан киңәшмәдә ТР Премьер-министры Илдар Халиков, транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин катнаша. Киңәшмәне “Россия тимер юллары” ААҖ Президенты Владимир Якунин үткәрә.
Киңәшмәдә катнашучылар Идел буе федераль округы территориясендә халыкка тимер юл транспорты тарафыннан транспорт хезмәте күрсәтүгә бәйле мәсьәләләр хакында фикер алышачак. Тимер юл транспорты объектларында транспорт куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча уртак чаралар хакында да сүз барачак.
Тимер юлда пассажирларга хезмәт күрсәтүче төбәк шәһәр яны компанияләре белән килешүләр төзү мәсьәләсе көн тәртибендәге аерым пункт итеп билгеләнгән. Бүгенге көндә Татарстан, Россиянең кайбер төбәкләре кебек үк, шәһәр яны компанияләре белән килешүләр төземәгән. Килеп туган финанс вәзгыятенә бәйле рәвештә тимер юлда пассажирларга хезмәт күрсәтүчеләр шәһәр яны поездларының саны кимүе хакында игълан итте.
Бу пассажирларны да, халыкка транспорт хезмәте күрсәтүчеләрне дә канәгатьләндерми, әлбәттә. ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында әлеге вәзгыятьне федераль ярдәмнән башка җайга салу мөмкин эш түгел, дип саныйлар.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot