news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Илдар Халиков Мәскәү шәһәре һәм өлкәсенең татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очраша
Очрашу Мәскәүнең Татар мәдәнияте үзәге саналган Әсәдуллаев йортында узачак
Скопировать ссылку
(Мәскәү, 17 май, “Татар-информ”, Алия Сабирова). Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Россия башкаласында Мәскәү шәһәре һәм өлкәсенең татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очраша. Очрашу Мәскәүнең Татар мәдәнияте үзәге саналган Әсәдуллаев йортында узачак.
Премьер-министр Татар мәдәнияте үзәге белән танышканнан соң, татар җәмәгатьчелеге вәкилләре алдында чыгыш ясар, Мәскәү шәһәре һәм өлкәсе татар диаспорасы активистларын ТР Президентының Рәхмәт хатлары белән бүләкләр дип көтелә.
Очрашуда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Дәүләт Советының фән, мәдәният, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Россия Дәүләт Думасы депутаты, Татарстанның Россиядәге вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин һәм башкалар катнашачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot