news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илдар Халиков: “Мөхәммәт Галләм улы Сабиров үзе җитәкчелек иткән катлаулы чорның авырлыкларын намус белән күтәрә белде”

Мөхәммәт Галләм улы Сабиров соңгы юлга озатылды

(Казан, 10 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген “Казан” милли-мәдәни үзәгендә Татарстан Республикасының күренекле дәүләт һәм партия эшлеклесе Мөхәммәт ага Сабировны соңгы юлга озатуга багышланган матәм митингы узды. Искәртеп узабыз, Мөхәммәт Сабиров кичә, 9 нчы мартта, вафат булды. Мәрхүм белән хушлашу чарасында ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Президенты ярдәмчесе Равил Моратов һәм башка дәүләт, җәмәгать эшлеклеләре катнашты.

Илдар Халиков, ТАССР Министрлар Советы Рәисе, Татарстан Республикасы Премьер-министры булып эшләгән Мөхәммәт Сабировның 83 нче яшендә фани дөньядан китүе белән бәйле рәвештә, бүгенге көндә олы югалту кичерүебезне ассызыклады. Хөкүмәт җитәкчесе, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика җитәкчелеге исеменнән, мәрхүмнең олы гаиләсенә – тормыш иптәше Фәһимә ханыма, аның балаларына, барлык якыннарына ихлас йөрәктән кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде.

“Мөхәммәт Галләм улы ачык талант иясе булды. Ул һәрвакыт республикада яшәгән һәркем өчен кайгыртучанлык сыйфаты белән аерылып торды”, - дип, Илдар Халиков мәрхүмнең биографиясенә кыскача тукталып үтте. Премьер-министр ассызыклаганча, Мөхәммәт Сабировка хас булган югары профессионализм, компетентлык, оештыру сәләте аны хуҗалык эшләреннән дәүләт хезмәтенә кадәр китереп җиткергән. “1989 нче елда ил өчен иң катлаулы чорда Мөхәммәт Галләм улы ТАССР Министрлар Советын җитәкләде, 1991-1995 нче елларда республика Хөкүмәте белән җитәкчелек итте. Ул вакытта аның ни дәрәҗәдә физик һәм мораль авырлык тойганын фаразлап кына буладыр. Бу бөек илнең таркалу, яңа икътисад формалашу, халык көнкүреше дәрәҗәсенең күпкә түбәнәю дәвере иде. Мөхәммәт Галләм улы бу чорның авырлыкларын намус белән күтәрә белде. Ул һәрвакыт үзенә җаваплылык алып, карарларның ахыргы нәтиҗәләрен башкаларга аудармады. “Мин, халык хәерчелектән интекмәсен өчен, кулдан килгәннең барысын эшләдем” дигән сүзләр белән китте ул Хөкүмәт башлыгы вазифасыннан – бу аның мәгънәлелеге, оста теллелеге турында сөйли”, - дип белдерде Илдар Халиков. Премьер-министр билгеләп узганча, хезмәттәге казанышлары өчен Мөхәммәт ага югары бүләкләргә лаек булган. Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән ике тапкыр, Хөрмәт Билгесе ордены, Халыклар Дуслыгы ордены, “ТР каршындагы казанышлары өчен” ордены, башка медальләр белән бүләкләнгән. СССР Нефть-газ министрлыгы отличнигы (1978), Татарстан Респуликасының атказанган төзүчесе (1982).

Минтимер Шәймиев әйтүенчә, кызганычка каршы, соңгы вакытта авыр елларда хезмәт куйган дәүләт эшлеклеләрен соңгы юлга озата башладык, бүген шундый шәхесләрнең берсе белән хушлашабыз. “Мөхәммәт Галләм улы турында ишетеп кенә түгел, аның белән турыдан-туры бергә эшләгән, республика язмышы өчен бергәләп җавап биргән, әйтеп бетергесез төрле авырлыкларны кичергән кеше буларак беләм”, - дип мөрәҗәгать итте Дәүләт Киңәшчесе матәм чарасында катнашучыларга. Ул ассызыклаганча, бүгенге чорда тыныч кына яшәп ятканда килеп чыккан авырлыкларны, ул елларда булган катлаулы вакытка караганда, күпкә авыррак, хафалырак төстә кичерәбез, гәрчә, үзгәртеп кору чоры кыенлыкларын бүгенге көн белән чагыштырып булмаса да. “Мин шуны әйтә алам: сүлпән ихтыярлы кешеләр, аеруча, төзелештә, нефть һәм газ сәнәгатендә эшли алмас иде. Өстәвенә, ил язмышын ул елларда шушы тармаклар хәл итте. Мөхәммәт Галләм улы холкы, стиле буенча, гомумән, тулысы белән - төзүче. Сәяси вәзгытькә карамастан, ул үз эшен гадел һәм намуслы төстә башкарды. Ә бер иҗтимагый корылыштан икенчесенә күчү җиңел бирелмәде”, - дип белдерде Минтимер Шәймиев һәм республика язмышы хәл ителгән дәвердә, аның икътисади блок белән идарә итәчәге турында карар кабул ителгәнен искәртте. Шул вакытта Россия Федерациясе белән 13 икътисади килешү төзүгә ирешелгән. Дәүләт Киңәшчесе аның хезмәттә генә түгел, гаилә башлыгы буларак та олы ихтирамга лаек булуын асызыклады.

Озак еллар Татарстан Хөкүмәтендә эшләгән Равил Моратов та республика язмышы өчен катлаулы елларда Мөхәммәт Галләм улы белән бергәләп эшләве турындагы хатирәләрен яңартты. “Хөкүмәткә көн саен халыкны азык-төлек, медикаментлар һәм башка кирәкле товарлар белән тәэмин итү мәсьәләләрен хәл итәргә туры килде. Параллель рәвештә предприятиеләрдә эшләүчеләргә хезмәт хакы түләү проблемасы да хакимлек итте”, - дип искәртте ул. Равил Моратов әйтүенчә, бу мәсьәләләрнең һәркайсына Мөхәммәт Сабиров бик җентекле караган, замана таләпләренә җавап бирә торган реформалар кабул ителгән. Равил Моратов аның сабырлыгы, проблемадан чыгу юлын таба белүе кебек сыйфатларын атап узды. “Мин уртак эшчәнлегебез, язмышның миңа Мөхәммәт Галләм улы Сабировтан яхшы сыйфатларга өйрәнү мөмкинлеге бүләк итүе белән горурланам”, - дип белдерде ул.

ТР Дәүләт Советының Мәгариф. мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев Мөхәммәт Сабиров вафатының бөтен татар халкы өчен олы кайгы булуын белдерде. “Мөхәммәт Галләм улының иң зур максаты – Татарстан халкын мул тормышта яшәтү иде. Әмма дә ләкин бу очракта матди тормыш кына күздә тотылмый, ул халыкның рухи яктан да бай яшәве өчен тырышты. Без, сәнгать әһелләре, һәрвакыт барлык эшебезне аның белән киңәшеп башкардык”, - дип белдерде Разил Вәлиев. Депутат ассызыклаганча, Мөхәммәт Галләм улы эшләгән елларда республикада йөзләгән милли мәктәпләр ачылды, татар газеталары, журналлары саны артты. “Мөхәммәт Сабировның бик асыл сыйфаты бар иде – ул һәрвакыт кеше булып кала белде. Җитәкче өчен бу иң әһәмиятле сыйфат – кешелекле, ярдәмчел булып кала белү – бик авыр нәрсә”, - диде Разил Вәлиев.

Матәм митингы җеназа намазы белән тәмамланды. Аны ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин укыды. Чарада шулай ук Россия мөфтиләре шурасы рәисе Тәлгать Таҗетдин да катнашты.

Мөхәммәт Галләм улы Сабиров Казанның Арча кыры зиратына җирләнә.

 

 

 

 

 

 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot