news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илдар Халиков һәм АКРА вәкилләре Татарстанның социаль-икътисади үсеше турында сөйләште

Татарстан Премьер-министрының Аналитик кредит рейтинг агентлыгы вәкилләре белән очрашуы ТР Хөкүмәте йортында уздырылды.

(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков ТР Хөкүмәте йортында Аналитик кредит рейтинг агентлыгы (АКРА) вәкилләре белән очрашты. ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, анда шулай ук ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының Икътисад, финанслар һәм дәүләт милке белән эш итү идарәсе башлыгы Ренат Гайнетдинов, «Татфондбанк» ГАҖ идарәсе рәисе Роберт Мусин һ.б.лар катнашты.

«Аналитик кредит рейтинг агентлыгы оешканнан бирле бу безнең әле беренче генә очрашуыбыз. Бүген бу оешма алдына куелган бурычлар гадиләрдән түгел: дөньяның әйдәп барган рейтинг агентлыклары белән көндәшлек итәргә сәләтле сыйфатлы җитди структура булдырырга кирәк», - дип билгеләп үтте Илдар Халиков.

Очрашуда яклар Татарстанның инвестицион һәм эшкуарлык мохиты һәм нефть суырту, нефть эшкәртү, нефть химиясе, машиналар эшләп чыгару кебек икътисадның төп секторлары торышы, республиканың тулаем социаль-икътисади үсеше мәсьәләләре турында фикерләште.

АКРА – Россиянең моннан нәкъ 1 ел элек оешкан рейтинг агентлыгы Россия компанияләре (финанс институтлар, корпоратив сектор оешмалары, хакимиятнең төбәк һәм муниципаль органнары, структур финанслау продуктлары) өчен альтернатив рейтинглар чыганагы буларак гамәлдә. Агентлык акционерлары исәбендә 27 институт бар – алар Россиянең эре компанияләре һәм финанс оешмалары.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100