news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илдар Халиков: Өлкән буын вәкилләре интернетны үзләштерә алмый дигән сүзләр – миф

“Республикада булган программалар моңа мөмкинлекләр бирә”, – ди Татарстан Премьер-министры.

(Казан, 25 гыйнвар, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Өлкән буын вәкилләре интернетны үзләштерә алмый дигән сүзләр — миф. Социаль яктан якланмаган катлам компьютер белән эшли белми, дип әйтү дә дөрес түгел. Аларның, гадәттә, мөмкинлекләре күбрәк, алар тәҗрибәне тиз арада туплый. Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков шундый фикердә. Бу хакта ул бүген республиканың Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының коллегия утырышында әйтте.

“Республикада булган программалар моңа мөмкинлекләр бирә һәм хәзерге заман таләпләре бу юнәлештә белемнәрен арттырырга мәҗбүр итә”, – диде Илдар Халиков һәм алга таба да күрсәткечләрне яхшыртырга өндәде.

Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итүенчә, пенсия яшендәге эшләргә теләге һәм мөмкинлеге булган 170 кеше узган ел һөнәрен “алыштырган”. Беренче төркемдә белемнәрен арттырган 70 кешенең 31е эшкә урнаштырылган. Аларның хезмәт хакы 10-18 мең сум тәшкил итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot