news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илдар Халиков Җәлил бистәсенең 50 еллык юбилеен бәйрәм итүдә катнашты

Ул анда республика җитәкчелеге исеменнән котлап чыгыш ясады

 (Казан, 30 август, "Татар-информ"). Бүген Сарман районының Җәлил бистәсендә Татарстан Республикасы көненә һәм торак пунктның 50 еллыгына багышланган бәйрәм тантанасы узды. Тантанада Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, “Татнефть” ААҖнең генераль директоры Наил Маганов катнашты.

Мәртәбәле кунаклар катнашында бүген республика социаль ипотека программасы буенча төзелгән яңа йорт хуҗаларына тапшырылды. “Җәлилнефть” НГДУ мастеры Илдар Исхаков кунакларны үзенең яңа фатирына чәйгә чакырды.

Алга таба Илдар Халиков нефтьчеләр акчасына реконструкцияләнгән Җәлил балалар сәнгать мәктәбендә һәм яңартылган кинотеатрда булды.

Төп бәйрәм тамашасы бистә стадионында барды. Монда Җәлил халкы һәм кунаклар өчен театральләштерелгән программа әзерләнгән иде.

Илдар Халиков республика җитәкчелеге һәм, аерым алганда, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән Җәлил халкын поселокның юбилее белән котлады. Ул бөтен нефть төбәгенең имин, мул тормышында “Татнефть”ААҖнең ролен билгеләп үтте, шулай ук Җәлил нефтьчеләре коллективына аерым рәхмәт белдерде.

Бистә халкын шулай ук бәйрәм белән Наил Маганов котлады. Ул ветеран нефтьчеләр,төзүчеләр, врачлар һәм укытучыларга аларның күпьеллык тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм бистәнең Ветераннар советына “Татнефть”нең корпоратив санаторий-профилакторийларына 50 юлламага сертификат тапшырды.

Тантаналы чара Мәдәният сарае каршындагы мәйданда татар эстрадасы йолдызлары концерты һәм бәйрәм салюты белән тәмамланды.

“Татнефть” ААҖ матбугат хезмәте материаллары буенча ТР Хөкүмәте порталы шулай дип хәбәр итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100