news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илдар Халиков Кукмарада Балалар иҗат йортының беренче нигез ташын салуда катнашты

Балаларның юлламасы салынган капсула, нигез ташы белән бергә, иҗат йортының нигезенә салынды

(Кукмара, 15 сентябрь, “Татар-информ”, “Хезмәт даны”, Алсу Идрисова). Бүген Кукмарада күптән көтелгән сөенечле вакыйга булды: бистә үзәгендә төзеләчәк Балалар иҗат йортының беренче нигез ташы салынды, дип хәбәр итә kukmor-rt.ru сайты.

Тантанада район башлыгы Сергей Димитриев, районга эш буенча белән килгән Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, республиканың мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима, Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаевлар катнашты.

“Без республика программаларының барысында диярлек уңышлы гына катнашып киләбез. Быел да районыбызда дүрт мәктәп төзекләндерелде, яңа мәдәният учаклары сафка басты, тротуарлар, юллар ясалды. Программалар буенча авыл җирлекләрендә дә күп эш башкарыла, - дип билгеләп үтте муниципаль район башлыгы Сергей Димитриев. – Мәгариф, спорт тармакларында алга китеш сизелә. Бистәбездә төзеләчәк Балалар иҗат йорты исә балаларның иҗатларын тагын да үстерүдә, аларның сәләтләрен ачуда ярдәм итәчәк”.

Премьер-министры Илдар Халиков исә үзенең чыгышын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның сәламнәрн ирештерүдән башлады: “Сез булдырасыз! – диде ул. – Соңгы елларда республикада бу кадәр үсешкә ирешкән бер генә район да булмады. Кайсы гына тармакны алсак та, эшләрегез гөрләп бара. Мәгариф өлкәсендә республика күләмендә беренче бишлеккә керүегез, ә авыл районнары арасында беренчелекне биләү - үзе үк зур дәрәҗә. Авыл хуҗалыгында, сәламәтлек саклау өлкәсендә дә уңышларыгыз горурланып сөйләрлек. Ә менә бүген нигез ташы салына торган иҗат йорты балаларның талантларын барлау юнәлешендә күп еллар хезмәт итәр дип ышанам”.

Котлаулардан соң балаларның юлламасы салынган капсула нигез ташы белән бергә иҗат йортының нигезенә салып калдырылды.

Балалар иҗат йортын генераль подрядчы Илсур Шәрипов җитәкчелегендәге “Строй-Гарант” оешмасы төзи. Төзелеш эшләрен 2017 елның 31 августына төгәлләү планлаштырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot