news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илдар Халиков: “Коррупциягә каршы көрәштә хәлиткеч һәм системалы якын килү кирәк”

Татарстан Республикасы Премьер-министры, Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан, мөрәҗәгать белән чыкты

 (Казан, 9 декабрь, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан, татарстанлыларга мөрәҗәгать итте.

“Хөрмәтле татарстанлылар! – диелә мөрәҗәгать текстында. – Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясе тарафыннан 9 декабрь Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне итеп игълан ителде.

Коррупция – ул, шәхси файда алу максаты белән, хезмәт урыныннан законсыз файдалану. Мондый күренеш хакимият һәм халык арасында үзара мөнәсәбәтләргә, икътисад, республиканың көндәшлеккә сәләтлелеге торышына начар тәэсир итә һәм иҗтимагый мөнәсәбәтләрнең бөтен өлкәсенә кагыла.

Коррупциягә каршы көрәштә дәүләт ягыннан да, һәм халык ягыннан да хәлиткеч һәм системалы якын килү кирәк. Бу максатларда Татарстанда 2006 елдан гамәлгә ашырыла торган республика коррупциягә каршы программалары эшли.

Коррупциягә каршы көрәш буенча Совет эше коррупцион закон бозуларны кисәтүнең нәтиҗәле коралы булды. Аның утырышларында иң кискен мәсьәләләр карала, Татарстан Республикасы Президентына коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә республика стратегиясен тормышка ашыруга караган тәкъдимнәр әзерләү гамәлгә ашырыла.

Республиканың хокук саклау органнары коррупциягә каршы көрәштә сизелерлек өлеш кертә.

Татарстан бүген – көчле үсеш алган төбәк. Ләкин безнең икътисадтагы казанышларыбыз коррупция белән хәлиткеч көрәштән башка мөмкин түгел. Ышанам, безнең республиканың киләчәктәге уңышлары һәрбер гражданның килешмәүчән һәм принципаль позициясеннән тора”, - диелә ТР Хөкүмәте башлыгы мөрәҗәгатендә.

ТР Президенты матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot