news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илдар Халиков коллегиядә Татарстан таможнясының 2015 елгы эшенә нәтиҗә ясады

Узган ел таможня түләүләре буенча план 107 процентка үтәлгән

  (Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Татарстан таможнясы коллегиясе утырышы кысаларында ведомствоның 2015 елдагы эшчәнлегенә бәя бирде. Чарада шулай ук Татарстан таможнясы башлыгы Альберт Мәүликов, ТР буенча Баш федераль инспекторы Ренат Тимерҗанов, ТР Куркынычсызлык советы секретаре Айрат Шәфигуллин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

Бүген республика алдына мөһим бурычлар тора, алар арасында – тискәре вакыйгаларның Татарстан икътисадына йогынтысын киметү, инвестицияләр җәлеп итү, шулай ук яшәү дәрәҗәсен төшермәү, дип билгеләп үтте Илдар Халиков чыгышында. Бу максатларга җитүнең төп ысулы – икътисадның тотрыклы үсешенә ирешү. Бу шартларда таможня хезмәткәрләренә законнарны төгәл үтәргә, таможня операцияләрен контрольда тотарга һәм Татарстан товар җитештерүчеләре өчен уңайлы шартлар тудырырга кирәк, дип ассызыклады ТР Премьер-министры.

“Таможняның нәтиҗәле эшчәнлегенең контроль күрсәткечләре узган ел дәвамында үтәлде. Федераль бюджетка 22 млрд сум күчерелгән (2014 елга караганда, 15 процентка күбрәк), таможня түләүләре буенча план 107 процентка (ИФО таможня хезмәткәрләре күчергән түләүләрнең 22 проценты) үтәлгән”, - дип белдерде И.Халиков сүзләрен ТР Президенты матбугат хезмәте.

Илдар Халиков ассызыклаганча, 2015 елда Спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионатын үткәргәндә таможня җайга салынган, нәтиҗәле эшен күрсәтеп үзен яхшы яктан тәкъдим итте. “Бүген сез иң заманча мәгълүмати техологияләр кулланучы Федераль таможня хезмәтенең бүлеге, ул сезгә куелган бурычларны нәтиҗәле үтәү мөмкинлеге бирә. Бу өлкәдә лидерлык позициясен саклау зарур”, - дип өстәде ТР Премьер-министры.

И.Халиков сүзләренә караганда, 2015 елда Татарстан Республикасы инвестицион меморандумга кертелгән өстенлекле инвестицион проектларны чынга ашыруга булышу дәвам итте. Тышкы икътисади эшчәнлектә катнашучылар белән бергә эшләнгән “юл карталары” кысаларында үз вакытында күрсәтелгән хокукый ярдәм катлаулы күп компонентлы җиһазларны керткәндә ресурсларны рациональ билгеләргә һәм катнашучыларның чыгымнарын киметү мөмкинлеге бирә.

Илдар Халиков, агымдагы елда төп бурыч сәнәгать производствосы һәм базар күләмен саклау, республикада имин инвестицион климат тәэмин итү һәм таможня гамәлләрен “Иннополис” МИЗ администрациясе белән координацияләүдән гыйбарәт, диде.

Моннан тыш, ТР Премьер-министры Казан логистика почта үзәген файдалануга тапшырырга кирәклеген билгеләп үтте. Ул Россия бердәм почта системасының 8 эре оешмаларның берсе булачак. Бу учреждение ачылу корреспонденциянең адресатка тапшыру вакытын шактый кыскартачак, дип ассызыклады Илдар Халиков.

Аннары Татарстан Хөкүмәте башлыгы ведомствоның алдынгы хезмәткәрләренә республиканың дәүләт бүләкләрен тапшырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot