news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илдар Халиков Казанның Киров районында авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды

Татарстан Премьер-министры сатучыларның һәм сатып алучыларның кәефе, шулай ук продуктлар сыйфаты белән кызыксынды.

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ», Арсений Маврин). Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген Казанның Киров районында авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды.

Республика Хөкүмәте җитәкчесен "Җиләкле бистә" ярминкә мәйданчыгы каршында Казанның Киров һәм Мәскәү районнары җитәкчесе Сергей Миронов һәм Кама Тамагы районы башлыгы Павел Лоханов каршы алды. Бу очраклы түгел, бүген ярминкәдә казанлыларга тәкъдим ителгән продукциянең күп өлеше республиканың Кама Тамагы районыннан китерелгән. Биредә шулай ук Питрәч, Яшел Үзән һәм Биектау районнары җитештерүчеләре дә сәүдә итә.



Ярминкә ассортименты бай: яшелчә һәм җиләк-җимеш, сыер һәм кош ите, йомырка, ярымфабрикатлар, казылык, сөт продукциясе. Илдар Халиков атланмай сатыла торган урында тоткарланды.

"Сыйфаты ничек?", - дип кызыксынды Премьер-министр сатучылардан. "Бездә барлык ярминкәләрдә сөт һәм сөт продукциясе белән сату итәләр, ветеринар-санитар экспертиза лабораторияләре тикшерү үткәрә. Бөтен лабораторияләрдә дә 3-5 минутта майның чын булу-булмавын ачыклаучы лиминоскоп приборы бар", - дип җавап бирде Татарстан Респубикасы Хөкүмәте Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге хезмәтенең Дәүләт ветеринария күзәтчелеге бүлеге башлыгы Идрис Гатин.



"Әгәр сыйфатсыз продукция ачыкланса, ул сатуга чыгарылмый. Дөрес, әлегә андый очраклар булмады", - диде Сергей Миронов.

Илдар Халиков умартачы Рафиз Нуриевтан бал уңышы белән кызыксынды. "Җәй эссе булды, әмма бал аеруча тәмле", - дип билгеләп үтте ул эшмәкәрнең продукциясеннән авыз итеп.

Илдар Халиков авыл хезмәтчәннәренә уңышлы сәүдә, ә ярминкәгә килүчеләргә уңышлы сатып алу теләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100