Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Илдар Халиков Казанда яңа хоккей сезонын ачты
Бу минутларда “Татнефть-арена” бозында "Ак Барс" һәм "Автомобилист" командалары очрашты
(Казан, 4 сентябрь, "Татар-информ", Кристина Иванова). Казанга зур хоккей кайтты. Бүген “Татнефть-арена” бозында КХЛ чемпионатының яңа сезонында “Ак Барс” өчен беренче матч уза.
Республика Премьер-министры Илдар Халиков анда Татарстан Президенты исеменнән күп санлы җанатарларны сәламләде. “Без зур хоккей бәйрәмен айлар буе көттек. Татарстанда хоккей - спортның яраткан төре”, - дип ассызыклады Премьер. Аның сүзләренә караганда, республикада 30 меңнән артык кеше хоккей белән шөгыльләнә, бездә 40 ябык боз сарае эшли.
“Чын күңелдән барыгызны да хоккей сезоны башлану белән котлыйм, бәйрәм белән сезне!” - диде Илдар Халиков. Аннары тере тавышка Россия һәм Татарстан гимны башкарылды.
Бу минутларда “Татнефть-арена” бозында "Ак Барс" һәм Екатеринбургның "Автомобилист" командасы очрашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз