news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илдар Халиков “Казан синтетик каучкук заводы” ААҖ дә булды

Ул хезмәткәрләрнең сорауларына җавап бирде

 (Казан, 3 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). ТР Премьер-министры Илдар Халиков “Казан синтетик каучкук заводы” ААҖ дә булды. Анда ул завод хезмәткәрләренең чираттагы җыелышында катнашты.

Заводның генераль директоры Алексей Контуров Премьер-министрны заводның эшчәнлеге, заводта нәрсәләр җитештерү белән кыскача таныштырып үтте.

Директордан соң сүз алган Илдар Халиков завод хезмәткәрләренә республикада бара торган үзгәрешләр, яңалыклар, яңа проектлар хакында сөйләде. Чыгышының ахырында исә залга җыелучыларның сорауларына җавап бирде. Премьер-министрдан торак йорт ишегалларында машина кую урыннарын арттыру, Универсиада объектларында арзанрак бәягә шөгыльләнү мөмкинлекләре, юлларны төзекләндерү проблемалары, бензин бәясе һәм кибетләрдә азык-төлек бәяләренең арту-армавы һ.б. хакында сораштылар.

Илдар Халиков, үз чиратында, эшчеләрнең сәламәтлегенә күбрәк игътибар итәргә һәм завод территориясендә урнашкан медицина ярдәме күрсәтү пунктында аларның сәламәтлеген һәрдаим тикшереп торырга кирәклеген искәртте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100