news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илдар Халиков: “Катлаулы чорда белгечләрне саклап калу гаять әһәмиятле – бу иң зур хәзинә”

ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы әгъзалары ассамблеясы узды

(Казан, 3 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 2014 нче елда Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасына консультация, тәкъдим, проблемалар белән 4 мең 900 дән артык мөрәҗәгать теркәлгән. Барлыгы 258 чара уздырылган, чит илләрдән һәм күрше төбәкләрдән 71 делегация килгән, 80 ләп презентация уздырылган, 61 түгәрәк өстәл утырышы үткәрелгән. Әлеге мәгълүматларны бүген ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы әгъзалары ассамблеясында палата идарәсе рәисе Шамил Агеев җиткерде. Утырышта Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, РФ Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Сергей Катырин, ТР буенча Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов һәм башкалар катнашты.

“Кызганычка каршы, хәзер катлаулы шартларда яшибез. Безнең өчен хәзер иң мөһиме – гамәлдәге җитештерү предприятиеләрен саклап калу”, - дип белдерде Шамил Агеев чыгышында. Аның әйтүенчә, якындагы 2-3 елда җитештерүче предприятиеләр өстеннән контрольне көчәйтү, экспортка йөз тоткан предприятиеләр өчен салым ташламаларын карау кебек бурычлар күздә тотыла. Шамил Агеев сүзләренә караганда, бүген 5 млн 500 мең кече предприятие исәпләнә, аларның 360 меңе җитештерү эшчәнлеге белән шөгыльләнә.

Утырышта инновацион эшмәкәрлек үсеше проблемалары, Яр Чаллы шәһәре һәм Кама аръягы Сәүдә-сәнәгать палатасы үсеше, идарәче компанияләр өчен күчемсез милеккә салымнарны арттыру проблемалары, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә бизнес үсеше шартлары, реаль икътисад өчен кадрлар әзерләү һәм башка темаларга чыгышлар буды.

Илдар Халиков, бүген икътисад торышының шактый гына катлаулы булуына карамастан, залда күңел төшенкелегенең сизелмәвен, мәсьәләләрне хәл итүгә омтылыш тоелуын мактап телгә алды. Ул кайберәүләрнең чыгышында кризис чорында тагын да көчлерәк булырга, аннан, киресенчә, үз файдабызга кулланырга теләк сизелүен ассызыклап, шушы тональлекне саклап калырга өндәде. Күп кенә предприятиеләр шушы фикердә булуына басым ясады.

Хөкүмәт җитәкчесе кризиска каршы программаларда, башлыча, кулланучыларны стимуллаштыруга юнәлеш тотылганын билгеләп үтте. “Бүгенге вәзгыятьтә Татарстан тарафыннан соңгы елларда күрелгән чараларның бүгенге көнгә йөз тотканын күрәбез. Бу, беренче чиратта, - кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү, “Алабуга” махсус икътисади зонасы, технопарк, индустриаль парклар программасы да. Болар булмаса, бүген ничек буласын күз алдына китерүе дә кыен, чөнки алар инде тулаем төбәк продуктының 7 процент өлешен тәшкил итә”, - дип белдерде ул. И.Халиков фикеренчә, бу мәйданчыкларда югары технологияле заманча производстволар туплануы сөендерә. Бу проектларның берсенең дә бер көнгә дә туктамавы күңелгә тагын да җылылык өсти, быел актив төзелеш дәвам иттерелә. “2015 нче елда “Алабуга” махсус икътисади зонасында гына да 8 предприятие ачылачак”, - диде Премьер-министр. Аның сүзләренчә, Россия, Татарстан икътисады өчен гади булмаган соңгы 4-5 айда партнерларның тагын да яңа проектлар турында игълан итүе күңелгә хуш килә. Соңгы ике айда төрле бизнес-даирәләр, элеккечә, Татарстанга кызыксынуын күрсәтә.

Илдар Халиков кече һәм урта бизнес үсешенә ярдәм итүгә юнәлдерелгән программаларның сыйфатын арттыру һәм аларны камилләштерү бурычының әһәмиятен билгеләп узды. “Без, үзебезнең яктан, бүгенге тәкъдимнәрнең сыйфатыннан әлегә канәгать түгел. Безгә сыйфатның югарырак булуы мөһим, бу мәсьәләдә партнерларыбызга ышаныч баглыйбыз”, - дип мөрәҗәгать итте Хөкүмәт башлыгы.

“Катлаулы чорда белгечләрне саклап калу гаять әһәмиятле – бу иң зур хәзинә”, - дип, Премьер-министр хезмәт коллективларын саклап калу мөһимлегенә басым ясады. “Без катлаулы этапларны бер генә узмадык һәм дәүләтнең ярдәм итүен берничә тапкыр күрдек. Проблемадан чыгу юлларын табып, предприятиеләрне, коллективларны саклап калуга ирешеп килдек, әмма агымдагы икътисади вәзгыятьтә ниндидер яңа күренешләр пәйда була башлады. Предприятиеләр эштән чыгарып, кешеләрне хезмәт хакыннан мәхрүм итсен, аннан икътисад тотрыклылангач, яңа кешеләр эзләрләр дигән тезисларны ике-өч ишетергә туры килде, башта моны шаяру дип торам. Без аннары кабат 5-6 нчы разрядлы слесарь, фрезеровщикларны каян табачакбыз? Алар бит предприятиегә кире әйләнеп кайтмый. Иртәгә илнең икътисадын кем формалаштырачак? Кризис узар, ә безгә җитештерергә кирәк!” - дип кисәтте Илдар Халиков.

 Премьер-министр предприятиеләргә бер-берсен ишетеп, күмәк, бердәм төстә килешеп эшләргә чакырды.

 

 

 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot