news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илдар Халиков "КАМАЗ" директорлар советында үз урыны саклап калды

Татарстанның элеккеге Премьер-министры автогигантның акционерлар җыелышы йомгаклары буенча советта калган.

(Казан, 29 июнь, "Татар-информ", Илдар Әюпов). “Татэнерго” идарәче компаниясе генераль директоры Илдар Халиков “КАМАЗ” директорлар советының гамәлдәге составында үз урынын саклап калды. Бу хакта автогигант акционерларының ел йомгаклары җыелышында билгеле булды. Татарстанның элеккеге Премьер-министрыннан тыш, совет раслаган кандидатлар исемлегенә хәзерге составтан 10 кеше кергән.

Советтта “Ростех” генераль директоры Сергей Чемезов, “КАМАЗ” генераль директоры Сергей Когогин, Россиядә Daimler йөк автомобильләре базарын үстерү вице-президенты Янк Геральд, “Бройтман һәм партнерлар”дан Михаил Бройтман һәм әлеге компания президенты Рубен Варданян, “КАМАЗ” профсоюзлар идарәсе рәисе Александр Васильев, “Ростех” компаниясе җитәкчесе урынбасары Игорь Завьялов, “Ростех” башлыгы киңәшчесе Сергей Скворцов һәм Daimler автомобиль платформалары буенча вице-президент Вольфрам Шмид калган. Моннан тыш, “КАМАЗ” директорлар советы составына Анатолий Сердюков кергән – генерал советта ВЭБ экс-башлыгы Дмитриевны алыштырган.

Искәртеп үтик, республиканың элеккеге Премьер-министры Илдар Халиков Татарстан Министрлар Кабинеты президиумы составыннан чыгарылган иде. Аннан чыгару турында тиешле карарны 9 июньдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалады. Халиков урынына Татарстан Министрлар Кабинеты президиумына премьерның беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин кертелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100