Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Илдар Халиков: “Интеллектуаль транспорт системаларыннан башка юл хәрәкәтендә катнашучыларның иминлеген кайгыртып булмый”
Казанда интеллектуаль транспорт системалары буенча семинар ачылды
(Казан, 15 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казанда ИТ-паркта интеллектуаль транспорт системалары буенча халыкара семинар ачылды. ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә, ТР буенча Эчке эшләр министрлыкларының Ауропа ЭРТИКО – ИТС белән берлектә уздырыла торган семинарның ачылышында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
15-16 октябрь көннәрендә үтәчәк семинарга “Ауропа ИТС ЭРТИКО” оешмасы, ТР дәүләт хакимияте органнары, федераль хакимият органнары, транспорт тармагында үз эшчәнлеген мәгълүмати технологияләргә таянып алып барган оешма вәкилләре килгән.
Халыкара семинар интеллектуаль транспорт системалары, шул исәптән Татарстан Республикасында хәрәкәт куркынычсызлыгын, транспорт инфраструктурасы үтемлелеген тәэмин итү һәм экологик вәзгыятьне яхшырту өлкәсендә гамәлгә кертелгән система элементларына ия булган проектлар турында фикер алышу мәйданына әвереләчәк.
Семинарның рәсми ачылышы алдыннан, Илдар Халиков “Ауропа ИТС – ЭРТИКО”ның халыкара мәсьәләләр һәм партнерлар белән үзара эшчәнлек буенча директоры Расмус Линдхольм интеллектуаль транспорт системалары өлкәсендә алдынгы эшләнмәләр күргәзмәсен карады.
Илдар Халиков семинар ачылышында ясаган чыгышында билгеләп үткәнчә, автомобильләштерүнең бүгенге темпларына караганда, интеллектуаль транспорт системаларын кертми торып, юл хәрәкәтендә катнашучыларның иминлеген кайгыртып булмый. “Без әлегә бу юлның башында гына, шуңа күрә чит ил коллегаларыбызның тәҗрибәсен өйрәнәбез. Семинар максатларының берсе – фән, интеллектуаль системаларны эшләүчеләрнең, дәүләт органнары, кече һәм урта бизнес көчен берләштерү”, - дип ассызыклады ул.
Премьер-министр журналистларга интервьюда интеллектуаль транспорт системаларын куллануның актуальлеген һәм республиканың бу мәсьәләдәге тәҗрибәсен билгеләп үтте.
“Соңгы елларда зур алгарыш транспорт агымы, юл системалары белән идарә мәсьәләләрендә генә күзәтелмәде. Юл хәрәкәте белән идарәнең үзендә дә алга китеш сизелә. Казандагы Универсиадага әзерлек барышында, без илдә генә түгел, дөньядагы иң яхшы тәҗрибәне тормышка ашырдык. Иң мөһиме: нәтиҗәсе дә күренә”, - дип, Илдар Халиков мисал да китереп үтте. “Барыбыз да агымдагы елның 1 нче сентябрендә юл хәрәкәте тыгызлыгының, гадәттәгедән күпкә түбән булуын күрдек. Иң катлаулы участокларда да хәрәкәт тоткарлыгы 15 минуттан ары булмады. Бу тәүге тапкыр, һәм бу интеллектуаль системалар эше нәтиҗәсе”, - дип билгеләп узды Хөкүмәт башлыгы.
Премьер-министр әйтүенчә, интеллектуаль транспорт системаларыннан файдалану тәҗрибәсе аларны куллануга салынган кертемнәрнең отышлылыгын күрсәтте. “Без буш имин юлларны, юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысы өчен уңайлылыкны күрәбез. Бүгенге чара да очраклы гына үткәрелми, без дөньядагы һәм үзебезнекеләр башкарган иң яхшы эшләнмәләр белән танышырга телибез”, - дип белдерде Илдар Халиков.
Хөкүмәт башлыгы Татарстан вәкилләренең ИТС системасында тәҗрибәсе бай булуына игътибарны юнәлтте. “Без үзебезнең эшләнмәләрне үзебез файдаланып кына калмыйча, Татарстанда сыналганнарын Россия күләмендә дә җәелдерәбез”, - дип билгеләп үтте ул.
Расмус Линдхольм шулай ук үз фикерләрен җиткереп: “Татарстанда төрле кушымталар яхшы үсеш алуын күрәм, әмма мәгълүматның берләштерелгән булуы мөһим. Без үз тәҗрибәбез белән уртаклашырга, иң яхшы эшләнмәләребезне тәкъдим итәргә әзер”, - диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз