news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илдар Халиков француз Ассоциациясе Evolen белән хезмәттәшлек юнәлешләрен тикшерде

Ассоциация үз эченә нефть һәм газ өлкәсендәге фәнни һәм эшмәкәрлек берләшмәләрен туплаган.

Илдар Халиков француз Ассоциациясе Evolen белән хезмәттәшлек юнәлешләрен тикшерде
Рамиль Гали

(Казан, 31 гыйнвар, “Татар-информ”). Бүген Хөкүмәт Йортында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков француз Ассоциациясе Evolenның вәкилләре белән очрашты. Ассоциация үз эченә нефть һәм газ өлкәсендәге фәнни һәм эшмәкәрлек берләшмәләрен туплый. 

Ассоциациянең генераль директоры Жерар Момплот һәм  Россидә Evolen проектлары буенча директор Владимир Живушкин бу көннәрдә Казанга эшлекле сәфәрләре белән килде, дип хәбәр ителә Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәтендә. 

Илдар Халиков Франция Татарстанның күптәнге һәм ышанычлы партнеры дип, искәртте. Француз компанияләре республика икътисадына инвестицияләрне актив кертә. Моннан тыш, соңгы елларда Татарстан һәм Франция арасында үзара элемтәләр артты, дип өстәде ул.

Шулай ук очрашуда алга таба хезмәттәшлек турында сорауларга карата да фикер алышу булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot