news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илдар Халиков: “Элемтә линияләрен җир астына күчерү эшен ахырына җиткерергә кирәк”

Бүген ТР Министрлар Кабинеты утырышында асылмалы элемтә линияләрен җир астыннан узучы кабель линияләренә алыштыру программасын гамәлгә ашыруның барышын тикшерделәр

(Казан, 25 август, «Татар-информ», Сергей Семеркин). Бүген ТР Министрлар Кабинеты утырышында асылмалы элемтә линияләрен җир астыннан узучы кабель линияләренә алыштыру программасын гамәлгә ашыруның барышын тикшерделәр. Утырышта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Дәүләт Советы һәм республика Хөкүмәте әгъзалары катнашты.
Искәртеп узабыз, Татарстанда асылмалы элемтә линияләрен җир астыннан узучы кабель линияләренә алыштыру буенча киң колачлы программа старт алды. ТР Президенты күрсәтмәсе һәм ТР Хөкүмәте боерыгы нигезендә, асылмалы элемтә линияләрен җир астына күчерү эшләре Татарстанның халкы 50 меңнән арткан 9 шәһәрендә алып барыла. Казанда “Шәһәрләрнең чиста һавасы” бәйгесе старт алды.
ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров утырышта ясаган докладында билгеләп үткәнчә, элемтә операторлары асылмалы элемтә линияләренең күпме озынлыкта булуын үзләре дә төгәл генә белми. Җир асты канализацияләре булган барлык операторлар тарафыннан кабельләрне канализациягә урнаштыру бәясен киметү турында карарлар кабул ителгән. Кабель канализациясенең озынлыгы буенча лидер – “Таттелеком” компаниясендә ташлама 70 процентка җитә.
Илдар Халиков ассызыклап үткәнчә, республикада элемтә линияләрен җир астына күчерү өчен барлык шартлар да тудырылган. “Элемтә операторларының күпчелеге – хәлле компанияләр. Элемтә линияләрен җир астына күчерү эшен ахырына җиткерергә кирәк”, - дип белдерде ул.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot