news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Илдар Халиков “Эколидер” һәм “Кеше һәм табигать” республикакүләм конкурсында катнашучыларны бүләкләү тантанасында катнашты

Чара “Корстон” комплексы мәйданчыгында узды, призерлар арасында "Татар-информ" да бар

 (Казан, 22 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Казанның “Корстон” кунакханә, сәүдә, күңел ачу комплексында “Эколидер” һәм “Кеше һәм табигать” республикакүләм конкурсында катнашып җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Конкурслар исә җәмәгатьчелекне экологик куркынычсызлык проблемаларына, предприятиенең табигатьне саклау эшчәнлегенә җәлеп итү, шулай ук экология темасын яктыртучы массакүләм мәгълүмат чаралары эшләрен активлаштыру максаты белән үткәрелә. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты, дип белдерә ТР Президентының матбугат хезмәте.

Театральләштерелгән тамаша белән башланган чараны алып баручылар, җиңүчеләргә бүләк тапшыру өчен, сәхнәгә Илдар Халиковны чакырды. ТР Министрлар Кабинеты башлыгы билгеләп үткәнчә, бу конкурслар республикада 11 нче тапкыр уздырыла, күп санлы кешеләр әйләнә-тирәне саклау өлкәсендә үткәрелә торган чараларның мөһимлеген аңлый. Ул шулай ук предприятие, оешма, муниципаль районнар үз инициативаларын белдерә, Казанда “Яшел рекорд” уникаль проекты гамәлгә куелды, дип искәртте. Нефть чыгару һәм нефть химиясе предприятиеләре әйләнә-тирәне саклау буенча законда каралганнан да күбрәк эш башкара, дип билгеләп үтте Илдар Халиков.

“Эколидер” һәм “Кеше һәм табигать” республикакүләм конкурслары, безгә бүген әйләнә-тирәне саклауның никадәр дәрәҗәдә мөһим булуын аңларга ярдәм итә, диде Илдар Халиков чарада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп һәм, сез - “Татарстан Республикасы экологиясе” дип аталган зур проектта катнашучы, дип белдерде. Предприятие һәм оешмаларның кереме табигатьне юкка чыгару, территорияне пычрату исәбенә артырга тиеш түгел, дип ассызыклады ул.

“Эколидер” конкурсында абсолют җиңүче итеп “Татнефть” ААҖ нең Шашин исемендәге нефть чыгару компаниясе игълан ителде. Конкурс номинацияләрендә “ТАНЕКО” ААҖ, “Казан йортлар төзелеше комбинаты”, “ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәге (Саба районы), “Чаллы водоканалы”, Чаллының Титов исемендәге катыргы-кәгазь комбинаты һ.б. да бүләкле урыннарга лаек булды.

Муниципаль берәмлекләр катнашкан номинацияләрдә җиңүчеләрне исә ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров бүләкләде.

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова "Кеше һәм табигать" конкурсында җиңүчеләргә дипломнар, бүләкләр тапшырды. "Мин сезгә, хөрмәтле коллегалар, экология барәбәренә эшләп, без бүгенге көн өчен дә, киләчәк өчен дә эшләвебезне онытмасагыз иде, дип телим", - дип басым ясап әйтте ул. Журналистлар экология темасына зур игътибар бирәләр, дип билгеләп үтте ТР парламенты җитәкчелеге вәкиле. 

"Электрон басмаларның иң әйбәт материалы" номинациясендә Марина Камелина (Түбән Кама электрон порталы) белән Людмила Карташова ("Экология Татарстана" электрон-мәгълүмати басма) беренче урынны бүлеште, "Иң яхшы радиосюжет" номинациясендә -  Йолдыз Крепостина ("Татарстан" ДТРК) һәм Марат Шәйдуллин ("Казан радиосы", "Вакытлы басма матбугатта иң яхшы язма" номинациясендә - Фәридә Зиярова (Баулының "Слава труду" газетасы), Рөстәм Зәкиев (Мөслимнең "Авыл утлары" газетасы), Вәсилә Ширшова ("События недели" газетасы), Чулпан Хәйруллина ("Ватаным Татарстан" газетасы). Шулай ук "Иң яхшы телесюжет", "ММЧда экологик акция уздырган өчен", "Экологик журналистикада иҗади дебют өчен", "Социаль экологик роликлар булдырган өчен" номинацияләрендә җиңүчеләр бүләкләнде. "Татар-информ" МА корреспонденты Руфина Гыймалетдинова "Электрон басмалардагы иң яхшы материал" номинациясендә ресмпублика ММЧ төркемендә икенче урын алды. 

Алга таба мәктәпкәчә, гомумбелем бирү учреждениеләрендә, югары уку йортларында һәм махсуслаштырылган белем бирү учреждениеләрендә экологик белем буенча һәркайсы аерым номинациядә билгеләп үтелде. ТР экология һәм табигать ресурслары министры Артем Сидоров ТР Җәмәгать палатасы рәисе Анатолий Фомин белән бергә "Эколидер" конкурсының "Иҗтимагый оешмалар", "Гражданнар", "Халык контроле" номинацияләрендә җиңүгә ирешкәннәрне бүләкләде.

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100