news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илдар Халиков: “Чистай районында икътисади вәзгыять яхшы якка үзгәрә”

ТР Премьер-министры Илдар Халиков Чистай муниципаль районында булды

(Чистай, 19 февраль, «Татар-информ», Сергей Семеркин). ТР Премьер-министры Илдар Халиков Чистай муниципаль районына эшлекле сәфәр кылды.
ТР Хөкүмәте башлыгы Чистай икмәк заводында, 1 нче номерлы лицейда булды, Бөек Ватан сугышы ветераннарына яңа фатир ачкычлары тапшыру тантанасында катнашты.
ТР Премьер-министрына бүгенге көндә икмәк заводы елына 3200 тоннадан артык кондитер продукциясе чыгара, дип белдерделәр. Соңгы 5 елда вафли продукциясе цехы, печенье, катлы камыр эшләнмәләре җитештерү участогы, шикәр печеньесы цехы эшли башлаган. Көн саен 150 төрдән артык кондитер эшләнмәләре кибет киштәләренә китерелә.
2008 елда Чистай икмәк заводы базасында яңа “Заря” фабрикасын төзү буенча карар кабул ителде. Якындагы ике елда кондитер эшләнмәләре сатуны елга 10 мең тоннага кадәр җиткерү ниятләнә.
Кунаклар 1 нче номерлы лицейда да булды. 2010 елда лицейны капиталь ремонтлау өчен ТР бюджетыннан 30 млн. сум акча бүлеп бирелгән. Лицейның гомуми мәйданы 3640 кв. м., 14 класста 358 укучы белем ала. Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру буенча лицей күрсәткечләре Россия һәм республика дәрәҗәсеннән югары. Лицейда укучылар бөтенроссия олимпиадаларында, муниципаль, төбәк һәм бөтенроссия спорт ярышларында югары нәтиҗәләргә ирешкән.
ТР Премьер-министры объектларда булганнан соң Чистай муниципаль районы вәкиллекле органы утырышында катнашты. Анда Чистай районы башлыгы Илдус Әхмәтҗанов төп доклад белән чыгыш ясады.
2010 елда Чистай районында сатылган тауар, башкарылган эшләр һәм күрсәтелгән хезмәтләр күләме 2009 ел белән чагытштырганда, 32 процентка артып, 10,5 млрд. сум тәшкил иткән. Сәнәгать производствосы индексы ТРда иң югарылардан – 131,6 процент. Шулай да районда эшсезләр саны күп. Мәшгульлек үзәгендә 986 эшсез теркәлгән. 2010 елның гыйнвар–ноябрь айларында уртача хезмәт хакы 8079 сум тәшкил иткән.
Илдус Әхмәтҗанов 2011 елга юл төзелеше, мәгариф системасын камилләштерү, халыкны чиста су белән тәэмин итү программасын гамәлгә ашыруны бурыч итеп куйды.
Аның фикеренчә, районда төзеләчәк “Чистай” индустриаль паркы район сәнәгатен яңа дәрәҗәгә чыгарачак. Паркның төп эшчәнлеге торак-коммуналь хуҗалык кирәк-яраклары өчен приборлар олылар һәм балалар кием-салымнары җитештерү, полиграфия продукциясе чыгарудан гыйбарәт булачак. Парк агымдагы елның язында төзелә башлаячак.
2011 елның гыйнвар ахырында 3 предприятие индустриаль парк белән бәйле инвестиция проектларын уңышлы тәкъдим итте, аларга “Внешэкономбанк”та уңай бәя бирелде.
Шулай ук Илдус Әхмәтҗанов утырышта районның “Чистай 2020” социаль–икътисади үсеш программасын тәкъдим итте. 2020 елда инновацияләр һәм туристлык район үсешенең перспективалы юнәлешләре булып тора.
ТР Хөкүмәте башлыгы утырышта ясаган чыгышында районның 2020 елга кадәр эшләнгән стратегиясен уңай бәяләде. Аның фикеренә караганда, җитәкчеләрнең киләчәк турында уйлавы яхшы. Чистай шәһәренең һәм районының үсешен планлаштыру халыкның яшәү дәрәҗәсенә, кече һәм урта бизнес эшчәнлегенә дә йогынты ясаячак.
“Чистай районында икътисади вәзгыять яхшы якка үзгәрә башлады”, – диде Илдар Халиков. Аның сүзләренә караганда 2010 елда моношәһәрләр программасы буенча районга 1,5 миллиард сум күләмендә бюджет ярдәме күрсәтелгән. Сәнәгать районы үсеш алсын өчен ул акчаларны нәтиҗәле куллану төп бурыч булып тора. 2010 елда корылык шартларында районның агросәнәгать комплексы ярыйсы гына эшләде. Районда Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү программасы яхшы үтәлә.
ТР Премьер-министры фикеренчә, районда демографик вәзгыять киеренке кала. Үлүчеләр саны арта, туучылар саны аз. “Демографик вәзгыятькә аеруча игътибар бирергә кирәк. Кешеләр – безнең төп байлыгыбыз”, дип ассызыклады ул.
Илдар Халиков гражданнарга дәүләт хезмәтләрен электрон формада күрсәтү өстенлеген билгеләде. Республикада бу өлкәдә күп эш башкарыла. 2011 елның гыйнварында татарстанлыларның 17 проценты ЮХИДИ штрафларын Интернет аша түләгән, 14 проценты чит ил паспортларын рәсмиләштергән.
ТР Премьер-министры чыгышы ахырында чистайлыларга 2010 елда башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм 2011 ел бурычларын үтәүдә уңышлар теләде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100