news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илдар Халиков: Безнең уртак максат — республика халкының куркынычсыз тормышта яшәве

Россия кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе 2016 елга нәтиҗә ясады.

Илдар Халиков: Безнең уртак максат — республика халкының куркынычсыз тормышта яшәве
prav.tatarstan.ru

(Казан, 24 гыйнвар, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Без гаеплеләрне эзләп табып, аларны җәзага тарту максаты куймыйбыз. Безнең уртак максат — республика халкының сәламәтлеге һәм куркынычсыз тормышы. Бүген Россия кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе утырышында ТР Премьер-министры Илдар Халиков шулай дип белдерде. Коллегия утырышы идарәнең 2016 ел эшчәнлегенә йомгак ясау максатыннан оештырылды.

Иң элек Илдар Халиков идарә вәкилләрен Россиядә һәм Европа илләрендә нинди стандартлар кулланылуын, аларны бездә булганнары белән чагыштырырга өндәде.

“Татарстанны башка субъектлар белән чагыштыру күңелле. Әмма сез барыгыз да омтылырга тиеш булган планка югарырак. Татарстан Республикасы кешеләре барлык юнәлешләрдә дә үсештә булган Европа илләрендәге халыктан начаррак яшәргә тиеш түгел”, - дигән максат куйды Илдар Халиков.

Ул шулай ук беренче урында кешеләрнең куркынычсызлыгы торуын билгеләп үтте. “Бернинди бизнес ихтыяҗлары да кешеләрнең сәламәтлегенә һәм тормышына зыян салырлык булырга тиеш түгел”, - диде Премьер-министр.

Илдар Халиков халыкны тукландыру өлкәсен мөһим юнәлешләрнең берсе дип атады һәм идарә вәкилләренең бу юнәлештә актив эшчәнлекләре өчен рәхмәт белдерде.

“Кулланучылар базарында ачыкланган ялган сөт ризыклары күләме 3,8 тапкырга диярлек кимеде. Тикшерелгән үрнәкләр саны исә 4 тапкырга артты. Бу бик мөһим һәм яхшы күрсәткеч”, - диде ул.

Кулланучылар һәм идарә вәкилләренең тыгыз элемтәдә эшләвен, кулланучылар өчен һәрвакыт белгечләрнең ачык булуын, элемтәләрне ныгыту, халыкка ярдәм итү өчен төрле чаралар күрелүен Хөкүмәт башлыгы югары бәяләде. “Күп очракта хокук бозулар эшмәкәрләрнең намуссыз эш итүе аркасында түгел, ә мәгълүмат булмау сәбәпле килеп чыга. Шуңа да бу өлкәдә ныклабрак эшләргә кирәк”, - дип өндәде Илдар Халиков Роспотребнадзор хезмәткәрләрен.

“Без хокук бозуларны ачыклап, гаеплеләрне җәзага тартырга дигән максат куймыйбыз. Безнең барыбызның да максаты — республика халкының куркынычсыз тормышта яшәве”, - дип билгеләп үтте Премьер-министр.

Ул шулай ук нинди мөрәҗәгатьләр булуын, кайсы юнәлештә эшләргә кирәклеген анализларга кирәклеген ассызыклады.

Утырышны Россия кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина ачып җибәрде. Докладында ул идарәнең 2016 елда башкарган эшләренә нәтиҗә ясады.

Аның урынбасары Марина Трофимова халыктан нинди мөрәҗәгатьләр булуына бәйле анализ нәтиҗәләрен игълан итте.

Татарстан сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин республикада сәламәтлек өлкәсендә булган күрсәткечләр белән таныштырды.

Эшендә зур уңышларга ирешкән хезмәткәрләргә утырыш азагында дәүләт бүләкләре тапшырылды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100