news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илдар Халиков белән Юныс бәк Евкуров “Ингушетия”гә нигез салды

Яшел Үзәннең Горький исемендәге заводында 21631 нче проектның 8 нче ракеталы кече корабльга нигез салу тантанасы булды

 (Яшел Үзән, 29 август, «Татар-информ», Аяз Исмәгыйлев). Бүген Яшел Үзән районының Горький исемендәге заводында (оешма “Ак Барс” холдинг компаниясе” ААҖ нә керә) 21631 нче проектның чираттагы 8нче ракеталы кече кораблена нигез салу тантанасы булды.

Чарада Ингушетия Республикасы башлыгы Юныс бәк Евкуров һәм ТР Премьер министры Илдар Халиков, Россия Хәрби-диңгез флоты баш командующие Виктор Чирков, Кара диңгез флоты баш командующие Александр Витко, Каспий флоты командующие Илдар Әхмәров, Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Александр Тыгин, “Ак Барс” холдинг компаниясе генераль директоры Иван Егоров һ.б. катнашты.

Тантана ачылышында “М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы” ААҖ генераль директоры Ренат Мистахов предприятие коллективы исеменнән Россия һәм Татарстан җитәкчелегенә предприятиегә күрсәткән ышаныч һәм ярдәм өчен рәхмәт белдерде. Бу заводның үсешенә һәм җитештерүчәнлекне модернизацияләргә ярдәм итәчәк. Р. Мистахов завод коллективы яңа заказларны вакытында үтәячәген ышандырып куйды.

Яңа корабль төзи башлау белән РФ ХДФ җитәкчесе дә котлады. Аның сүзләренчә, исәп буенча сигезенче булган 21631 проектының ракеталы кече корабле Кара диңгез флоты составында куелган бурычларны үтәячәк.

Виктор Чирков заводның кайбер эшчеләренә Россия Хәрби-диңгез флоты бүләкләрен тапшырды.

21631 нче проектының ракеталы кече корабльләре Горький исемендәге заводта Россия ХДФ өчен 2010 нчы елдан бирле төзелә. Бу “елга-диңгез” класслы күп максатлы суднолар һәм алар артиллерия, ракета, диверсиягә, зенитлы һәм радиотехник колалларга каршы торучы заманча иң яхшы җиһазларга ия. 21631 нче проекты корабльләре дәүләтнең икътисади зоналарын саклау һәм яклау өчен кулланыла.

Бүген  21631 нче проектның 2 корабле “Град Свияжск» һәм “Углич”, 2013 нче елда дәүләт сынауларын уңышлы гына үтеп, Каспий флоты составына керә. Шулай ук бу флотта3нче корабль − “Великий Устюг” сынаулар уза. Хәзерге вакытта Яшел Үзәндәге М. Горький исемендәге заводта тагын 4 корабль төзелә. Болар: «Зеленый Дол», «Серпухов», «Вышний Волочек» һәм «Орехово-Зуево».

Сигезенче корабль, РФ ХДФ баш командующие әмере нигезендә, “Ингушетия” дип аталачак. Шуңа бәйле рәвештә, бүгенге тантаналы чарада Юныс бәк Евкуров та катнашты. Үзенең чыгышында ул бу корабльгә нигез салуны Ингушетия Республикасы өчен тарихи мизгел булуын ассызыклап үтте.

“Безнең бөек илебезнең иминлеген саклау бурычын үтәячәк корабль хәзер “Ингушетия” исемен йөртәчәк”, - диде Евкуров. Ул бу карарны кабул иткән РФ ДХФ командасына рәхмәтләрен белдерде, бу, Евкуров сүзләренчә, республикага билгеле бер йөкләмәләр дә өсти, чөнки төбәк корабльне төзү буенча шефлыкны үз өстенә алырга тиеш була.

Ул, шулай ук, Яшел Үзәннең Горький исемендәге завод хезмәткәрләренә Ингушетия Республикасының Мактау грамоталарын тапшырды.

Юныс бәк Евкуров соңгы арада үзенең Татарстанда еш булуын һәм республикада булган үзгәрешләргә таң калуын да искәртеп узды. Аның сүзләренчә, Ингушетия Татарстаннан бик күп нәрсәгә өйрәнә.

“Корабль төзү безнең алда “Ингушетия” корабле төзү өчен җаваплылык кына түгел, ә заказларны үтәүгә дә җаваплылык өсти. Бу чараның Татарстан Республикасы көне алдыннан уздырылуы да бик күңелле”, - диде ТР Премьер-министры Илдар Халиков танатаналы чарада, һәм Горький исемендәге заводның булуы Татарстан өчен зур горурлык икәнен искәртеп узды. Завод заказларны һәрвакыт вакытында үти, техник яктан җиһазландырылган, модернизацияләнгән һәм кадрлар әзерләнүен дә ассызыклап үтте И. Халиков.

Бүгенге көн, аның сүзләренчә, - бик үзенчәлекле. “Бүген безнең дусларыбыз һәм партнерларыбыз Ингушетия Республикасы исеме белән аталган корабльгә нигез салына”, - диде Премьер-министр.

Ул шулай ук оешманың алдынгы хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы бүләкләрен тапшырды.

“Ингушетия” ракеталы кече корабле төзелеше ачылу тантанасыннан соң, кунаклар заводның яңа объектларын — яхт- клуб базасында төзелгән күп функцияле спорт мәйданчыкларын карады.

Автоном коммерцияле булмаган “Дельфин” яхт-клубы 2011 нче елда, “Горький исемендәге Яшел Үзән заводы” ААҖ җитәкчесе инициативасы белән, яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен һәм җилкәнле спортны популярлаштыру максатыннан төзелә. Яшь яхтачылар тулыканлы күнегүләр үткәрү өчен матди-техник база һәм кирәкле барлык җиһазлар булдырылган. 2012 нче елда “Дельфин” яр базасы ачыла. Быел исә, завод ярдәме һәм яшь яхтачылар өчен өч катлы пирс барлыкка килгән. Хәзер яхт-клуб яшьләр арасында төрле дәрәҗәдәге регаталар уздырырга һәм Россиянең барлык төбәкләреннән кунакларны кабул итәргә сәләтле.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100