news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илдар Халиков: “Бүген Татарстанда энергетика хезмәткәрләренә ышаныч бар”

ТР Премьер-министры Казан электр челтәрендә предприятие хезмәткәрләре белән очрашты

  (Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ», Люция Камалова). Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков “Сетевая компания” ҖЧҖ - Казан электр челтәре җәмгыятендә булды һәм предприятие хезмәткәрләре белән очрашты.

Очрашу башланганда Илдар Халиков билгеләп узганча, бүген Татарстанда энергетика хезмәткәрләренә ышаныч бар. “Универсиада алдыннан эре объектларны әзерләүдә яхшы эшләвегез өчен бөтен коллективыгызга рәхмәт белдерәсем килә. Бу безнең бәя түгел, ә бу чарада катнашучы халыкара оешмаларның да бәясе”, - дип билгеләп үтте И.Халиков. Аның сүзләренә караганда, алда әле энергетика хезмәктәрләрен күп сынау көтә – ул спортның су төрләре, футбол буенча дөнья чемпионатлары.

“Әмма бүген без, 2009 елда Татарстан Президенты безнең  Казанда яңа энергетика белән тәэмин итү системасы булдыру буенча алга җитди бурыч куйган вакыт белән чагыштырганда, бу сынауларга яхшырак әзерләнгән һәм җиһазланган. “Сез куелган бурычны гамәлгә ашырдыгыз һәм бу команданың профессиональлеген исбатлый, шулай ук яңа бурычлар безнең көчтән килүенә дәлил булып тора”, - дип мөрәҗәгать итте энергетика хезмәткәрләренә И.Халиков.

Гомумән, аның сүзләренә караганда, катлаулы икътисади вәзгыятькә карамастан, Татарстан предприятиеләре тотрыклы эш алып бара. “Татарстанның тотрыклы икътисады – ул безнең нефть, нефть химиясе сәнәгате, машина төзелеше, күп санлы яңа проектлар һәм бизнес юнәлешләре”, - дип билгеләп үтте республика Премьер-министры. Болар барысы да Татарстанда яңа балалар бакчалары, мәктәпләрне ремонтлау, ишегалларын төзекләндерү һ.б. киң күләмле проектларны гамәлгә кую мөмкинлеге бирә.

Соңыннан Илдар Халиков предприятие хезмәткәрләренең социаль ипотека, бала карау ялында булганда пособие түләү һ.б. кебек сорауларына җавап бирде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100