news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илдар Халиков: Азнакай районының соңгы елларда авыл хуҗалыгына йөз белән борылуы сөендерә

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Азнакай муниципаль районына эшлекле сәфәр кылган.

Илдар Халиков: Азнакай районының соңгы елларда авыл хуҗалыгына йөз белән борылуы сөендерә
aznakayevo.tatarstan.ru

(Казан, 21 февраль, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Азнакай муниципаль районына эшлекле сәфәр кылган. Төп максаты – Азнакай муниципаль районының 2016 елдагы социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре һәм 2017 елга билгеләнгән бурычларына багышланган утырышында катнашу иде, дип яза Татарстан Президенты матбугат хезмәте.

Төп доклад белән Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин чыгыш ясаган.

Үткән ел районның зур һәм урта предприятиеләре тарафыннан 13 млрд сумга продукция төяп озатылган. Шуларның 80 проценты файдалы казылмалар табучы предприятиеләргә туры килә.

Марсель Шәйдуллин көндәшлеккә сәләтле яңа җитештерүләр, районда кече һәм урта эшмәкәрлекнең нәтиҗәлеген һәм ролен үстерү әһәмиятен искәрткән.

Районда 3 сәнәгать мәйданы эшли. Алар яңа эш урыннарын булдырырга мөмкинлек биргән.

Азнакай районында 2016 елда авыл хуҗалыгы тармагының тулаем продукция күләме 2 млрд 600 млн сум, ягъни алдагы ел дәрәҗәсе белән чагыштырганда, 121 процент тәшкил иткән. Азнакайлылар республикага 168 мең тоннан артык икмәк китергән.

Уңай динамика терлекчек өлкәсендә дә күзәтелә. Сөт җитештерү 5 процентка, ә ит җитештерү 7 процентка арткан.

2016 елда районда 25,2 мең кв. метр торак төзелгән. 126 гаиләнең яшәү шартлары яхшырган.

Республика бюджеты хисабына районның 3 авылында 8 млн сумга су белән тәэмин итү челтәрләре реконструкцияләнгән.

“Тулаем алганда, 2016 ел Азнакай районы өчен дә, республика өчен дә уңай булды, - дип билгеләгән Татарстан Премьер-министры. – Барыгызга да рәхмәтемне белдерәм. Азнакай районының соңгы елларда авыл хуҗалыгына әйләнеп кайтуы сөендерә. Бу бик яхшы тенденция, чөнки 6 ел элек Марсель Шәйдуллин башлык итеп билгеләнгән вакытта да, безнең нефть зонасында күп мәсьәләләр һәм проблемалар бар иде. Бүген район аякка баса гына түгел, ә үз позицияләрен ныгыта да”.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100