news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илдар Халиков Арча зиратында күмелгән сугышчыларның каберләренә чәчәкләр салды

Соңыннан Арча зиратында хәрби-диңгез флоты ветераннары катнашында митинг узды

(Казан, 9 май, “Татар-информ”, Наталья Рыбакова). Бүген Казанның Арча зиратында күмелгән хәрбиләрнең каберләренә һәм 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар истәлегенә куелган обелискка чәчәкләр салдылар.
Тантанада ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова, ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусев, Казан башкарма комитеты җитәкчесе Рафис Борһанов, Бөек Ватан сугышы ветераннары катнашты.
Чарада катнашучылар сугышта һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алды.
ТР Хөкүмәте әгъзалары һәм ветераннар Советлар Союзы герое, Казанның мактаулы гражданины, легендар очучы Михаил Девятаев һәйкәленә, шулай ук Казан шәһәр халык депутатлары Советы башкарма комиетының элеккеге рәисе, сугыш ветераны Александр Бондаренко һәм ТР Ветераннар (пенсионерлар) иҗтимагый оешмасы Республика советының элеккеге рәисе Надежда Тимашова каберләренә чәчәкләр салды.
Аннары Арча зиратында хәрби-диңгез флоты ветераннары катнашында митинг узды.
Сугышчыларның каберләренә чәчәкләр салганнан соң Зилә Вәлиева журналистларның сорауларына җавап бирде. ТР мәдәният министры бу көнне Бөек Ватан сугышында һәлак булган туганнарын искә алуы хакында хәбәр итте. Зилә Вәлиева билгеләп үткәнчә, күптән түгел генә республикада яшьләр акциясе узган, ул күпләрнең күңелен кузгаткан. “Безнең республикада сугыш ветераны булмаган бер генә гаилә дә юктыр, мөгаен. Кайгы берәүне дә читләтеп узмады. Бүген без сугышта һәлак булган туганнарыбызны искә алабыз, мондый кәеф һәр өйдә хөкем сөрә”, - диде ул.
9 май – бик зур, якты бәйрәмнәрнең берсе. Җиңү көне илебездә һәрвакытта да иң төп бәйрәм булып калачак – халкыбыз үз азатлыгын шундый зур корбаннар бәрабәренә яулап алган. Фаҗигале көннәр һәм бүгенге көндә республикабыз чәчәк атсын, ә балаларыбыз бәхетле яшәсен өчен гомерләрен биргән кешеләрнең якты истәлеге буыннан-буынга күчә”, - дип ассызыклады Зилә Вәлиева.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100