Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Илдар Халиков: “2015 елгы республика программалары 1 гыйнварга тулысынча әзер булырга тиеш”
Республика Хөкүмәте йортында барган атналык киңәшмәдә шул хакта сүз булды
(Казан, 11 октябрь, “Татар-информ”). Татарстанда беренче тапкыр барлык республика төзелеш программаларын яңа ел башына әзерләү планлаштырыла. Шундый бурыч турында бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков республика Хөкүмәте йортында видеоконференция режимында барган атналык киңәшмәдә белдерде.
Илдар Халиков сүзләренчә, хәзер барлык муниципаль берәмлек җитәкчеләре, шулай ук профильле республика министрлыклары алдында ике мөһим бурыч тора. Шуларның беренчесе – 2015 елгы республика программаларын әзерләү.
“2015 елның 1 гыйнварына барлык программалар да әзер булырга тиеш, - дип ассызыклады Хөкүмәт башлыгы. – Без беренче тапкыр үз алдыбызга мондый бурыч куябыз. Ул гади түгел, алда документлар белән бик күп эшләр тора. Әмма 1 гыйнварга без республика программаларының барлык 100% объектларына кирәкле документациянең барлыгын ачык аңларга тиеш”.
Икенче мөһим тема буларак Илдар Халиков 2014 елгы программа объектлары буенча башкарылган эшләрнең актларын тапшыруны атады. Бүгенге киңәшмәдә белдерелгәнчә, берничә программа буенча кайбер муниципаль берәмлекләр хәзергә кадәр бер акт та тапшырмаган.
Илдар Халиков муниципаль берәмлек башлыкларын, куелган бурычларны уңышлы хәл итү өчен, алдагы атналарда бу ике мәсьәлә буенча шәхси эш алып барырга чакырды.
ТР Президенты матбугат хезмәте шул хакта хәбәр бирде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз