news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Илдар Халиков: “2010 елда Чаллыда төп проблемаларның берсе – эшсезлек”
Чаллыда рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр саны 14 меңгә җитә, эш эзләүчеләр ике тапкыр диярлек күбрәк
Скопировать ссылку
(Чаллы, 18 гыйнвар, “Татар–информ”). Чаллы мэры Илдар Халиков эшсезлекне 2010 елда шәһәрдәге төп проблемаларның берсе дип атады. Бүгенге көндә Чаллыда рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр саны 14 меңгә җитә, эш эзләүчеләр ике тапкыр диярлек күбрәк, дип хәбәр итә Автошәһәр мэриясенең матбугат хезмәте.
Эшсезлек дәрәҗәсе 4,59 процент тәшкил итә, бу республика шәһәрләрендәге күрсәткечтән сизелерлек югары. Җәмәгать эшләре, шәһәрнең төрле программаларда катнашуы хезмәт базарындагы киеренкелекне киметергә ярдәм итә. “Әмма бу кыска вакытлы чаралар гына, алар Чаллыда яшәүчеләрнең күңелендә якындагы 5–10 елда тормышлары иркен булачагына өмет уятмый. Эшкуарлыкны үстерү өчен шартлар булдырырга кирәк”, – дип ассызыклады Илдар Халиков шәһәрнең хуҗалык җитәкчеләре белән үткәрелгән киңәшмәдә.
Өстәвенә Автошәһәрдә эшкуарлык өчен азык–төлек сәнәгате, төзелеш индустриясе кебек яхшы өлкәләр бар. Чаллыда оештыру сәләтенә ия талантлы кешеләр дә аз түгел. Мэр фикеренчә, тиешле шартлар булдырырга, аларга үз бизнесларын җәелдереп җибәрү өчен һәртөрле ярдәм күрсәтергә кирәк.
Шәһәр мэры билгеләп үткәнчә, шәһәрдә гамәлгә ашырыла торган һәр зур программаны (торак–коммуналь хуҗалыгын ремонтлау, ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсен модернизацияләү, шәһәрдәге суүткәргеч челтәрләрен төзекләндерү), барыннан да элек, яңа эш урыннары булдыру һәм Чаллыда яшәүчеләрнең мәшгульлеген тәэмин итү күзлеге аша карарга кирәк.
Илдар Халиков башкарма комитет җитәкчесе Васил Шәйхразиевка Чаллыда мәгълүматлаштыру, менеджмент һәм башка өлкәләрне колачлаган укыту программасын булдыру эшен йөкләде. “Әгәр көндәшлеккә сәләтле булырга телибез икән, безгә нәтиҗәле эшләүче кадрлар әзерләргә кирәк”, – дип сүзен йомгаклады Илдар Халиков.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2