news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илдар хәзрәт: Татарстан колонияләрендә ураза тоту өчен барлык мөмкинлекләр тудырылган

«Колониядәгеләр сәхәр ашап, аерым ифтар мәҗлесләре үткәрә», — ди Татарстан мөфтиенең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе Илдар хәзрәт Баязитов.

Илдар хәзрәт: Татарстан колонияләрендә ураза тоту өчен барлык мөмкинлекләр тудырылган
Владимир Васильев/архив

(Казан, 6 апрель, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстан колонияләрендә ураза тотарга теләүчеләр өчен мөмкинлекләр булдырылган.

«Колонияләрдә ураза тотарга мөмкинлекләр бар. Анда сәхәр ашап, аерым ифтар мәҗлесләрен үткәрәләр. Тәравих намазларын да укыйлар. Гомумән, Татарстан колонияләрендә 600 кеше намаз укый. Аларга ярдәм итеп торабыз», — диде Татарстан мөфтиенең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе, «Ярдәм» мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә.

Аның сүзләренчә, колонияләрдәге иман юлындагы кешеләр иреккә чыккач, алар арасында рецидив очраклары якынча 4 процент тәшкил итә.

«Һәр колониядә мәчетләр бар. Имамнарны да билгеләдек. Алар атнага бер-ике тапкыр колониядәгеләр өчен дәресләр үткәрә. Авыр хәлдә калучыларга иманга кайту юлларын җиңеләйтәбез. Статистика буенча, колониядә булганда Ислам дәресләренә йөрүчеләр арасында иреккә чыккач, рецидив очраклары 3-4 процент кына тәшкил итә. Бу башка рецидивларга караганда, күпкә кимрәк», — диде Илдар Баязитов.

«Колониядән чыгучылар белән дә аралашабыз. Кайберләре гаилә кора, эшкә урнаша. Чыкканда киемнәре, ашарга ризыклары булмаган кешеләргә беренче көннәрдә ярдәм итәбез. Эшкә урнашырга булышабыз. Кеше абынып егылганнан соң, кабат аякка бассын. Җәмгыятебездә кеше булып яшәсен», — дип өстәде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100