Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Илдар Хәйруллин: «Нәүрүз school» фестивале театр студияләренең милли йөзен ача
Милли театр студияләре спектакльләре Казанда 15 июньгә кадәр биш театр мәйданчыгында барачак.
(Казан, 11 июнь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Күренекле актер һәм педагог Илдар Хәйруллин «Нәүрүз school» халыкара театр фестиваленең театраль уку йортларының милли йөзен күрсәтә алачагына өметләнә. Бу хакта ул фестиваль ачылу уңаеннан М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында оештырылган түгәрәк өстәл сөйләшүендә әйтте.
Быел Казан театр училищесын Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Илдар Хәйруллин остаханәсе укучылары тәмамлый. Милли театр студияләренең «Нәүрүз school» фестивале программасына быелгы чыгарылышның ике спектакле кертелгән.
“Мин дүрт елга бер мәртәбә үз студентларым чыгарылышында гына дулкынланам. Бүген дә яшь, энергиясе ташып торган шәхесләрне күреп бик дулкынландым. Бу фестивальгә өметләрем зур. Мин һәр театраль уку йортының милли йөзен күрергә өметләнәм. Һәр театрның үз менталитеты, темпераменты һәм үзенчәлеге”, - диде Илдар Хәйруллин.
Тәҗрибәле педагог “Татар-информ” хәбәрчесе белән сөйләшкәндә үз студентларында артистлык кына түгел, ә шәхес тәрбияләргә омтылуын әйтте.
- Илдар Хәйруллин Казан театр училищесында 1975 елдан бирле укыта.
- Милли театр студияләре спектакльләре 15 июньгә кадәр биш театр мәйданчыгында барачак. Болар – Камал театрының Зур һәм Кече сәхнәләрендә, Кариев театрында, Казан театр училищесының Өйрәнчек театрында һәм Актерлар йорты сәхнәсендә. Казанга үз спектакльләре белән казах, әзербайҗан, башкорт, венгр, саха студентлары төркемнәре килде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз