news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илдар Хәйруллин мәрхүм Илһам Шакиров беркем басым ясый алмастай ирекле кеше иде дип әйтте

Илдар Хәйруллин режиссер буларак Илһам Шакировның ике юбилей концертын әзерләгән.

Илдар Хәйруллин мәрхүм Илһам Шакиров беркем басым ясый алмастай ирекле кеше иде дип әйтте
архив/Михаил Захаров

(Казан, 17 гыйнвар, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Илһам Шакировның ике юбилей концертын әзерләгән Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Илдар Хәйруллин мәрхүм Илһам Шакировны беркем басым ясый алмастай ирекле кеше иде дип саный. Ул  “Татар-информ” хәбәрчесе белән бөек җырчы турында истәлекләрен уртаклашты.

“Ул ирекле кеше иде. Аңа беркем дә басым ясый алмый иде, үзенчә хәрәкәт итте, - ди Илдар Хәйруллин. - Марсель Сәлимҗанов һәм Илһам Шакиров белән аралашып шәхеснең нинди булырга тиешлеген аңладым. Алар беренче дәресне бирделәр”.

Илдар Хәйруллин бөек җырчы иҗатының иң югары ноктасы дип “Төннәр буе йоклый алмый ятам” җырын саный. “Без аның “Идел буе каеннары”, “Сарман тангосы” җырларын тыңлап үстек. Әмма “Төннәр буе йоклый алмый ятам” җырын ишеткәч тәннәрем чымырдап китә. Ул аны күңеле белән елый-елый башкара иде”, - ди Илдар Хәйруллин.

“Бер вакыйга күземне ачырды, - ди ул, җырчының юбилей кичәсен әзерләгән вакытын искә алып. - Концерт алдыннан модный салонга кереп затлы киемнәр, бабочка-смокинг алдым. Илһам абый киергә ризалашты. Киенде, көзгегә карап торды да, салып ташлады. “Бу мин түгел, минем рухым түгел”, дип иске костюмы белән кәләпүшен киеп сәхнәгә чыгып китте”.

“Бу кызык әйбер, кеше үз калыбын, шәхси үзенчәлеген саклый”, - дип нәтиҗә ясый Илдар Хәйруллин.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100