Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Илдар Гыйльметдинов: Туган телне өйрәнү системасы гади һәм кызыклы булырга тиеш
Төбәкләрдә яшәүче татар балалары өчен телне өйрәнүне җиңеләйтү өчен «Сабантуй» өстәл уеннары таратылачак.
(Казан, 25 декабрь, Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Татар федераль милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Илдар Гыйльметдинов фикеренчә, балалар өчен туган телне өйрәнү системасы гади һәм кызыклы булырга тиеш, телне уеннар һәм җырлар аша өйрәтергә кирәк. Бу хакта Илдар Гыйльметдинов «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә сөйләде.
«Балалар телне кызыклы формада өйрәнә алсын өчен без төрле әсбаплар әзерләргә тырышабыз. Бала биш-алты яшькә кадәр берничә телне үзләштерә ала, тик телне кызыклы формада өйрәтергә кирәк. Без „Сабантуй“ өстәл уенын эшләдек. Ул төбәкләрдәге мәктәпләргә, балалар бакчаларына таратылачак. Туган телне өйрәнү системасы гади һәм кызыклы булырга тиеш», — дип сөйләде ул.
Гыйльметдинов сүзләренчә, мәктәпләрдә беренче сыйныфтан ук грамматиканы өйрәнү — ялгышлык. «Беренче сыйныфтан мәктәпләрдә грамматика өйрәтеп баланы һәм ата-ананы биздердек, чөнки ул бик авыр. Безгә башлангыч сыйныфта әкият, җыр өйрәтәләр иде», — ди ул.
Аның сүзләренчә төбәкләрдә яшәүче татарларда җыр китапларына ихтыяҗ булган. Федераль милли-мәдәни автономия балалар өчен җыр китапларын төбәкләргә тараткан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз