news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илдар Гыйльметдинов: Туган телне саклау мәсьәләсен төбәкләргә генә калдыру – дөрес түгел

Россия Дәүләт Думасы депутаты, туган телләрне саклап калуда федераль үзәк ярдәм итәргә тиеш, дип саный.

(Казан, 30 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). “Туган телне саклау мәсьәләсен төбәкләрнең үзләренә генә калдыру, минемчә, дөрес түгел”, - дип белдерде Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә. Ул телләр мәсьәләсендә туган хәлгә үз фикерен җиткерде.

“Татар теле белән бәйле вазгыять тискәре күренеш булса да, уңай яклары да бар. Туган телгә игътибарны республикаларның үзләрендә генә түгел, федераль дәрәҗәдә дә комплекслы хәл итүгә куярбыз дип әйтәсе килә. Чөнки туган телне саклау мәсьәләсен төбәкләрнең үзләренә генә калдыру, минемчә, дөрес түгел. Ул гомумидәүләт бурычы дип атыйм. Федераль үзәк бу эштә ярдәм итәргә тиеш. Бигрәк тә, кайбер кечкенә халыкларның телләрен саклау өчен ярдәм кирәк, анда проблемалар тагын да күбрәк. Бу мәсьәлә буенча федераль үзәк, төбәкләр белән берлектә, комплекслы, эзлекле рәвештә, программалар нигезендә шөгыльләнергә тиеш. Әгәр без шуңа ирешәбез икән, бу шау-шу файдага булачак”, - дип белдерде Илдар Гыйльметдинов.

Туган телләрне укытмаска дигән законнар юк, ди депутат. “Киресенчә, дәүләт сакларга тырыша, ләкин кемнәрдер өчен ул тел туган тел булмаса, бу балалар өчен, әлбәттә, мәҗбүри рәвештә булырга тиеш түгел. Безнең мәктәпләр өчен төрле укыту программалары бар. 2, 3, 4, 5, 6 сәгать белән укыта торганннары да. Регионнарның дәүләт теле буларак кимендә ике сәгате бар инде, аннары инде өстәмә рәвештә тагын нинди укыту программасын алалар... " – ди депутат.

“Гимназияләр ачарга кирәк, беркем комачауламый. 2 нче гимназиягә чират, балалар бакчасына да чират. Күп көчне балалар бакчасына күчерергә кирәк, нәни балага телне кечкенәдән өйрәтергә кирәк. Яңа методикалар кирәк, кыскасы, эш фронты бик зур”, - дип белдерде Илдар Гыйльметдинов.

Депутат икетеллелек турындагы закон үтәлеше мәсьәләсендә үз фикерен белдереп: “Административ җәза бар бит. Мин бу юнәлештә позициямне көчәйтеп, аудит үткәрер идем. Туристлар бит безгә ниндидер миллилек, милли төсмерләрне, үзенчәлекләрне күрергә килә. Алар башка шәһәрләрдән үзгә күренешләрне, татарларга хас үзенчәлекләрне эзли”, - диде.

Татар телен укытуга кагылышлы вазгыятькә карата башка фикерләрне "Интертат" сайтында укый аласыз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100