news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илдар Гыйльметдинов: Туган телне читтән торып та өйрәнеп була

Дәүләт думасы депутаты татар теленә өйрәтүнең уңышлы мисалы итеп, “Ана теле” онлайн-мәктәбен атады.

Илдар Гыйльметдинов: Туган телне читтән торып та өйрәнеп була
Рамиль Гали

(Казан, 18 июнь, «Татар-информ»). Бу хакта Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Татарларның Федераль милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе Илдар Гыйльметдинов "Татар-информ"га биргән интервьюсында җиткерде.

"Без бердәм дәүләт мәгариф киңлеге турында сүз алып барабыз. Әйтик, бала Татарстанда татар телен укыган, ә аннары Ульян өлкәсенә күчкән икән, анда инде ул туган телен укуны дәвам итә алмый. Тик бала бит гаепле түгел. Бүгенге кануннар читтән торып белем алуны күздә тота", - ди ул.

Мисал итеп депутат Татарстандагы “Ана теле” системасын китерде. Һәр елны Татарстаннан гына түгел, бөтен дөньядан 10 мең граждан бу системада теркәлергә һәм уку курсын узып, туган телен өйрәнергә хокуклы.

"Мондый механизмны, шул исәптән, туган телне өйрәнүне бөтен Россия Федерациясе киңлегендә тәэмин итү мөмкинлеге тудыру өчен дә кулланырга була. Моның өчен барлык закон чыгару механизмнары да бар, акча, укытучылар һәм моны техник яктан ничек эшләргә икәнен аңлау кирәк", - дип белдерде Илдар Гыйльметдинов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100