news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илдар Гыйльметдинов: Туган телләрне саклап калу мөһим

Хәзерге вакытта туган телләрне өйрәнү РФ Мәгариф министрлыгы белем бирү программаларының мәҗбүри өлешенә кертелде.

Илдар Гыйльметдинов: Туган телләрне саклап калу мөһим
архив/Рамиль Гали

(Казан, 1 июль, “Татар-информ”, Арсений Маврин). РФ Дәүләт Думасының Милләтләр эшләре буенча комитет рәисе Илдар Гыйльметдинов туган телләрне саклап калу бик мөһим мәсьәлә диде. Хәзерге вакытта туган телләрне өйрәнү РФ Мәгариф министрлыгы белем бирү программаларының мәҗбүри өлешенә кертелде.

Депутат Илдар Гыйльметдинов соңгы вакытта кайсыбер матбугат чаралары аның сүзләрен дөрес аңламавын, мәгънәсен үзгәртеп бирүен әйтте. Ул “Татар-информ” агентлыгына фикерләрен ачыклап сөйләде.

“Мин тавыш бирүгә кадәр берничә тапкыр кабатлап әйттем: закон кабул ителгәндә, закон проектының соңгы схемасына федераль дәүләт стандартлары кертелүе турында язылган карар булачак. “Федераль дәүләт стандартлары” төшенчәсе нәкъ менә белем бирү программасының мәҗбүри өлеше шулар белән көйләнүен күрсәтә. Бу - туган телләрне өйрәнү мәҗбүри өлештә "утыра" дигән сүз”, - дип аңлатты Илдар Гыйльметдинов.

“Бүген ГОСТ нигезендә башлангыч сыйныфлар өчен дүрт уку программасы, урта мәктәпләр өчен биш уку программасы эшләнелә. Ике уку программасында туган тел юк, ә икесендә – өченче һәм дүртенчедә, туган телләрне өйрәнү каралган. Дүртенче – милли белем бирү системасы, биредә барлык фәннәр туган телдә укытыла. Бездә барлык мәктәпләрнең 34 проценты – милли белем бирү системасында: фәннәр татар телендә укытыла. Урта мәктәптә – биш уку программасы. Шуларның икесендә – дүртенче һәм бишенчедә туган телләрне өйрәнү бар. Татарстанда абсолют күпчелек мәктәпләрдә башлангычлар өченче һәм дүртенче программаларны, урта мәктәпләр дүртенче һәм бишенче программаларны сайлаган”, - диде Гыйльметдинов.

Киләсе, яңа ГОСТ буенча, “Ана теле” дәресе барлык мәҗбүри белем бирү программаларына кертеләчәк, дип өметләнә РФ Дәүләт Думасы депутаты.

Ата-аналар һәм укучылар туган тел буларак кайсы телне өйрәнү хокукын үзләре сайлый. Бу татар, удмурт, чуваш, мари һәм республикада яшәүче халыкларның башка теле булырга мөмкин. Хәтта рус теле дә. “Әмма бу бөтенләй башка предмет булачак: рус теле күбрәк культурологик характерда. Мәгариф министрлыгы тиешле программа әзерләгән инде”, - дип ачыклык кертте депутат.

“Безгә туган телләрне саклап калу мөһим. Уку программасында, уку процессында. Уку процессында саклау әсбаплар, дәреслекләр, квалификацияле кадрлар, укытучылар һәм башкалар кирәк булуын аңлата”, - дип исәпли Гыйльметдинов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100