news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илдар Гыйльметдинов “Туган тел”не укучылар үзләре сайларга тиеш дип саный

Дәүләт Думасының Милләтләр эше буенча комитет рәисе телләр турындагы закон проектына төзәтмәләләр буенча уртак карарга килүләре турында сөйләде.

Илдар Гыйльметдинов “Туган тел”не укучылар үзләре сайларга тиеш дип саный
Салават Камалетдинов

(Казан, 12 июль, “Татар-информ”, Динара Прокопьева). Дәүләт Думасының Милләтләр эше буенча комитет рәисе Илдар Гыйльметдинов эшче төркемнең телләр турындагы закон проектына төзәтмәләләр кертү мәсьәләсе буенча фикер алышуы һәм уртак карарга килүләре турында сөйләде. Ул бу хакта “Татар-информ” корреспонденты белән сөйләшү барышында әйтте.

“Бездән (Татарстаннан Дәүләт Думасы депутатлары – Т.-и. иск.) һәм безнең коллегалардан булган тәкъдимнәр дә туган телләрне һәм дәүләт телләрен укыту программасының мәҗбүри өлешендә өйрәнүне саклап калуга юнәлдерелгән. Шул ук вакытта без ата-аналарның һәм укучыларның “Туган тел” кысаларында кайсы телне өйрәнәчәген сайлау хокукын тәэмин итәбез. Моннан тыш, рус телле балалар предмет буларак сайлый алсын өчен, шулай ук мәдәни үсеш өчен рус теле шулай ук туган тел булып тора”, - дип билгеләп үтте Гыйльметдинов.

Парламентарий фикер алышу вакытында Татарстаннан Дәүләт Думасы депутатларының Татарстан Дәүләт Советында әйтелгән фикерне җиткерүләрен әйтте.

“Элеккеге кебек үк, бүген дә шул ук эшче төркем кысаларында әлеге закон проектындагы үзгәрешләр буенча уртак карарга килергә килештек”, - дип ышандырды Илдар Гыйльметдинов.

Ул фикер алышкан төзәтмәләр текст формасында тормышка ашырылырга тиеш диде. Аны 19 июльдә Дәүләт Думасының Мәгариф һәм фән буенча комитеты караячак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100