news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илдар Гыйльметдинов телне өйрәтү әсбапларын төбәкләргә тарату кирәклеген әйтте

Ул кибетләрдә сатылмый яткан татарча балалар китапларын да төбәкләргә җибәрү чарасын табуны сорады.

Илдар Гыйльметдинов телне өйрәтү әсбапларын төбәкләргә тарату кирәклеген әйтте
Рамиль Гали

(Казан, 15 март, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татар федераль милли-мәдәни автономиясе рәисе Илдар Гыйльметдинов телне өйрәтү әсбаплары эшләп, төбәкләргә тарату кирәклеген әйтте. Бу хакта ул Мәдәният министрлыгында IX хисап-сайлау конференциясендә киләчәккә бурычлар билгеләгәндә әйтте.

"Балаларга кызыклы булган тел өйрәнү әсбапларын күбрәк эшләргә кирәк. Күбрәк уен формасында регионнарга таратсак бик әйбәт булыр иде", - диде.

Илдар Гыйльметдинов Татарстан нәшриятлары кибетләрендә балалар өчен төрле китаплар, әкиятләр күп булуын әйтте. "Аларның инде бәяләре төшеп беткән, барыбер сата алмыйлар. Берәр чарасын табып, төбәкләргә таратсак иде. Әрәм генә булып яталар", - дип мөрәҗәгать итте автономия рәисе ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәровка.

Илдар Гыйльметдинов Татарстанда бүген балалар лагерьларын төзекләндерү юнәлешендә киңкүләм эш алып барылуын искәртте. "Бу бик әйбәт күренеш, без районарга чыгарга әзер. Аларда да тел лагерьлары оештырырга була", - диде ул. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100