news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илдар Гыйльметдинов - Тел өйрәнү балалар бакчаларыннан башланырга тиеш

Депутат тел өйрәнүдә чуваш балаларын үрнәк итеп китерде.

Илдар Гыйльметдинов - Тел өйрәнү балалар бакчаларыннан башланырга тиеш
Султан Исхаков

(Казан, 12 май, «Татар-информ», Мөршидә Кыямова). Балага телне мәктәптә түгел, ә балалар бакчаларында ук өйрәтә башларга кирәк. Балалар бакчасына йөрүче сабыйлар 3-4 телне бик җиңел үзләштерә ала, дип саный Россия Думасы депутаты, Россия Президенты каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр Советы әгъзасы, Татар федераль милли-мәдәни мөхтәрияте Советы рәисе Илдар Гыйльметдинов. Бу хакта ул бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында белдерде.

«Кичә Чүпрәле районында булдым. Анда ике тапкыр Советлар Союзы Социалистик Хезмәт Герое, авиация промышленносте министры Петр Дементьевның 110 еллыгын уздырдылар. Дементьев туган чуваш авылында балалар үз ана телендә һәм русча, татарча сөйләшәләр. Авыл балалары өч тел белә, әле кайберәүләре инглиз телен дә үзләштерә. Яшьләр арасында тел өйрәнү буенча эшне балачактан башларга гына кирәк. Шул чагында туган тел мәсьәләсе өчен кайгырып торасы булмый. Ә инде мәктәп яшенә җиткәч кенә бу мәсьәләне хәл итү авырлаша, чөнки уку программасы болай да катлаулы. 2-3 сыйныфтан башланган катлаулы методика тел өйрәнүгә комачаулый», - ди депутат И. Гыйльметдинов.

Илдар Гыйльметдинов Татарстанда оештырылган «Милләтебез хәзинәләре» балалар лагереның эшчәнлеген дә югары бәяләп узды. Татар теле турында күп сөйләшкәнче, практик гамәлләр башкару күпкә файдалырак, дигән фикерен дә җиткерде Россия депутаты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100