Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Илдар Гыйльметдинов: Татарстанда халыкның кереме кимү мәсьәләсе хәл ителер дип ышанам
Россия Дәүләт Думасы депутаты халыктан килгән сорауларны хәл итү зарурлыгын әйтте.
(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Россия Дәүләт Думасы депутаты, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе рәисе Илдар Гыйльметдинов пандемия аркасында гражданнарның керемнәре кимеде дип саный. Ул Татарстанның бу мәсьәләне хәл итәчәгенә ышануын әйтте. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә ТР Президентының Татарстан Дәүләт Советына еллык Юллама белән мөрәҗәгате алдыннан сөйләде.
«Вазгыять җиңел түгел. Юлламаны без ышаныч белән дә, дулкынлану белән дә кабул итәргә тиеш, чөнки бурычлар күп куелды. Сайлау узды, халыктан килгән сорауларны хәл итү зарур, аларны хәл итү өчен, икътисадның үсеше кирәк. Керем дә узган елгы кебек түгел, шуңа күрә иҗтимагый мәсьәләләргә игътибар күп булачак», — диде ул.
Илдар Гыйльметдинов сүзләренчә, федераль үзәк тарафыннан да эшсезләр, гаиләләргә балаларга өстәмә ярдәм күрсәтелә.
«Шуңа да карамастан, республика да үз ягыннан нинди адымнар ясар икән, дигән сорау туа. Өмет белән дә, дулкынлану белән дә җитәкчебезнең бу мәсьәләләрне үз кулына алып, юнәлешләргә игътибар иттереп, барыбызга да максат куеп, бергә эшләргә кирәк дигән фикердә торам», — диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз