news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илдар Гыйльметдинов татар журналистларының кайбер язмаларыннан чәчләре үрә торганын әйтте

Дәүләт Думасы депутаты үзе биргән интервьюларның эчтәлегеннән бик үк канәгать булмавын белдерде.

Илдар Гыйльметдинов татар журналистларының кайбер язмаларыннан чәчләре үрә торганын әйтте
Рамиль Гали

(Казан, 30 июль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Милләтләр эшләре буенча комитет рәисе Илдар Гыйльметдинов татар журналистларының кайбер язмаларыннан чәчләре үрә торуын белдерде. Бу хакта ул бүген “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә әйтте.

“Мин татарча интервью бирәм, матур итеп татарча язып чыгучылар бик сирәк. Язганнарыгызны укыгач, калган чәчләрем үрә тора. Фикерләрне матур иттереп җиткерә торган журналистлар юк. Мин шундый журналистларны әзерләүдә катнашырга әзер. Тирән фикерле язмалар язучылар кирәк. Русчаны татарчага тәрҗемә итеп кенә татарча газета-журналлар алып барып булмый”, - дип белдерде ул журналистларга.

Илдар Гыйльметдинов тел мәсьәләсенә кагылган күп кенә интервьюларның эчтәлегеннән канәгать булмавын әйтте. “Интервьюны татарча бирәсең, миңа “менә яздык, карагыз әле” дип материалларны кире җибәрәләр, укыйсың, ләкин, нык кызганыч, ул камил татарча түгел. Логика, эзлеклелек күренми. Татар телен белеп бетермиләр дигәнрәк фикер дә туа. Мин әйтмәгән дә кебек, син әйткән сүзләрнең эчтәлеген дөрес итеп бирми. Шуның кадәр туп-туры итеп язып куялар, укуы күңелле түгел, ә татар теле ярлы тел түгел бит”, - дип фикерләрен уртаклашты депутат “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Илдар Гыйльметдинов моны татар журналистларын әзерләүдәге кимчелекләр нәтиҗәсе итеп саный. “Шуңа күрә, һич кичекмәстән, татар журналистикасы бүлегендә укытуга яңа эчтәлек бирергә кирәк дип саныйм. Алдан ук эш урыннары белән тәэмин итүне, укыганда әйбәт стипендияләр түләүне кайгыртырга кирәк”, - ди ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100