news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илдар Гыйльметдинов:"Татар оешмалары күбрәк булган саен, яхшырак. Эш барысына да җитә!"

Әмма, депутат фикеренчә, регионнарда власть бүлешү булмасын иде, бу дәүләт органнары алдында татарның бердәм позициясен белдергән очракларда мөһим.

(Казан, 20 сентябрь, "Татар-информ"). Татар милли-мәдәни федераль автономиясенә яңа регионнар өстәләчәк. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Дәүләт Думасы депутаты, Татар милли-мәдәни федераль автономиясе советы рәисе Илдар Гыйльметдинов белдерде. 

Депутат фикеренчә, милли проектларны, идеяләрне этәрүдә милли-мәдәни автономияләр форматы бүгенге көндә бик үтемле. "Ул мөмкинлекләрне тормышка ашыруда закон чыгару чараларын куллана ала. Ул законлы оешма, дәүләт ярдәменә дә өметләнә ала, грантлар алуга омтыла ала, аның милләтне үстерү юнәлешендә төрле проектларны тормышка ашыру өчен мөмкинлекләре бар. Регионнардагы дәүләт һәм муниципаль органнары андый оешмалар белән теләп хезмәттәшлек итә", - дип аңлатты Илдар Гыйльметдинов.

Әмма милли-мәдәни автономияләр булу - ул татар иҗтимагый оешмаларын ябарга кирәк дигән сүз түгел, дип искәртте депутат. "Алар күбрәк булган саен, яхшырак. Милли үсешне тәэмин итү юнәлешендә эш барысына да җитәрлек. Бердәнбер теләк - регионнарда власть бүлешү булмасын иде, бу дәүләт органнары алдында татарның бердәм позициясен белдергән очракларда бигрәк тә мөһим. Андый вакытта без, кайсы гына оешмада булмыйк, берләшергә тиеш һәм "Без менә шундый фикердә" дип, бердәм идеяләрне этәрергә тиеш", - дип әйтте депутат. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100