news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илдар Гыйльметдинов татар блогерларын Мәскәүгә кунакка чакырды

Татар федераль милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Илдар Гыйльметдинов яшь блогерлар белән эшләргә теләген белдерде.

Илдар Гыйльметдинов татар блогерларын Мәскәүгә кунакка чакырды
Расих Фасхутдинов

(Казан, 16 декабрь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Бүген Яшь татар лидеры мәктәбе кысаларында уздырылган очрашуда Россия Дәүләт Думасы депутаты, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Илдар Гыйльметдинов яшь татар блогерларын Мәскәүгә кунакка чакырды.

“Минем блогерлар белән эшләргә ниятем бар. Блогерларны Мәскәүгә дә чакырырга әзермен. Үзегезгә уңайлы вакытны уйлагыз. Мин анда сезне кабул итәргә әзер. Безнең Мәскәү оешмасының ничек эшләгәнен карарсыз”, - диде ул.

Быелгы Яшь татар лидеры мәктәбенә татар блогерлары да чакырылды. Алар монда бер-берсе белән таныша, аралаша һәм Россия төбәкләреннән килгән татар яшьләре белән үзенә күрә бер контент тудыра.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot