news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илдар Гыйльметдинов: Россиядә этнотуризмны үстерү буенча тәкъдимнәр керергә мөмкин

Дәүләт Думасы депутатлары этнографик туризмны үстерү мәсьәләсен ил киңлекләре үсеше стратегиясенә кертергә ниятли.

Илдар Гыйльметдинов: Россиядә этнотуризмны үстерү буенча тәкъдимнәр керергә мөмкин
архив/Султан Исхаков

(Казан, 14 декабрь, “Татар-информ”). Россия киңлекләрен үстерү стратегиясенә илдә этнографик туризмны үстерү буенча тәкъдимнәр керергә мөмкин. Бу хакта “Халыкларның этномәдәни үсешен саклаучы фактор буларак этнотуризм” тематик утырышында Милләт эшләре буенча Дәүләт Думасы комитеты рәисе, Татарстан депутаты Илдар Гыйльметдинов әйткән. Бу турыда “Парламентская газета” яза.

Киңлекләрне үстерү стратегиясен эшләү белән хәзерге вакытта Россиянең икътисади үсеш министрлыгы шөгыльләнә. Моннан тыш, Милләт эшләре буенча Дәүләт Думасы комитеты этнотуризм буенча түгәрәк өстәл уздырырга планлаштыра.

Илдар Гыйльметдинов фикеренчә, этнотуризм “Россиянең үсеше өчен чиксез мөмкинлекләргә ия”. Чөнки илнең территориясендә 180нән артык этнос яши, аларның бай һәм үзенчәлекле мәдәнияте бар.

Этнотуризмны югары уку йорты студентлары белән бергә үстерергә була һәм бу мәсьәлә буенча Мәгариф министрлыгы белән фикер алышу булды,  диде парламентарий.

Депутатларның этнографик туризмны үстерү буенча тәкъдимнәрен Милләт эшләре буенча федераль агентлыкта хуплыйлар, дип хәбәр итә басма.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100